Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан адвокаты Хрунова һәм Самуцевич Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте


Узган атнада иреккә чыгарылган Pussy Riot панк төркеме әгъзасы Екатерина Самуцевич һәм аны яклаган Казан адвокаты Ирина Хрунова Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Хрунова фикеренчә, Самуцевичның фикер белдерүе өчен хәтта шартлы рәвештә хөкем итү гаделлеккә туры килми һәм Европа конвенциясенең сүз иреге турында 10 маддәсенә каршы килә.

Шулай ук Хрунова белдергәнчә, Русия мәхкәмәләре Самуцевич эшен караганда җәберләүне тыю кагыйдәсен бозган. Мәхкәмә утырышлары көне буе барган, хөкем ителүчегә 30 минут кына ял биргәннән.

Киңәйтелгән шикаять Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә бу елның ахырына кадәр юлланачак.
XS
SM
MD
LG