Accessibility links

Казанда Корбан бәйрәменә дөяләр саталар


Казанда беренче тапкыр Корбан бәйрәменә дөя саталар. Татарстан җирлегенә гадәти булмаган хайванны чит илдән алып кайтып, гает өчен махсус җитештергәннәр. Дөянең бәясе - 70 мең сум.

«Корбан кабул булсын өчен чалучының ихлас нияте булырга тиеш. Ә ул аны дөя итен ашап карау өчен генә чала икән, аның корбаны кабул булмый», - дип сөйләде «Азатлыкка» дөя җитештерүче Әхмәт Тимербәков.

Аның сүзләренчә, бер дөя корбанын җиде кеше чала ала, бу бер кешегә 10 мең сумга төшә дигән сүз.

Корбан бәйрәмендә дөя чалу яңа күренеш булса да, әлеге терлекне сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар, ди Тимербәков.
XS
SM
MD
LG