Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Duty Free кибетләре алман ширкәте Gebr Heinemann белән килешү төзеде


Kazan Duty Free (салымсыз сәүдә итү кибетләре) ширкәте бу өлкәдә халыкара дәрәҗәдә танылган Gebr Heinemann ширкәте белән 10 еллык хезмәттәшлек килешүе төзеде.

Kazan Duty Free һәм Gebr Heinemann-ның яңа салымсыз кибетләре Казан һава аланының яңа терминалында бу елның ахырына кадәр ачылачак.

Моңа кадәр дә танылган алман ширкәте белән хезмәттәшлек иткән Kazan Duty Free һава аланының иске терминалында эшли иде.

Gebr Heinemann-ның Русиядәге вәкиле Пьер Верно белдергәнчә, “бу яңалык Русиянең төбәк һава аланнарының әһәмияте үсүен күрсәтә, һәм монда Kazan Duty Free-ның да роле булуы куандыра”.
XS
SM
MD
LG