Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шыгырдан укулары" кунакларына катык һәм корт әзерләнә


Шыгырдан мәчетләренең берсе - Сәхәбә мәчете
Шыгырдан мәчетләренең берсе - Сәхәбә мәчете

20-21 октябрьдә Чуашстанның Шыгырдан авылында узачак “Шыгырдан укулары” һәм икътисади форумында быел татар авылы икътисады тикшереләчәк. Франция, Иран, Төркиядән дә кунаклар көтелә.

2011 елда “Шыгырдан укулары” кысаларында узган икътисади форумның нәтиҗәләре бар.

“Шыгырдан авылында 190 урынлык яңа балалар бакчасы төзелде, Тукай авылында иске мәктәп бинасына кушып янкорма салына, Татар Сыгыты авылында яңа мәктәп төзү планы расланды. Корбан гаете көнендә мәктәпкә нигез салуны корбан чалып билгеләргә җыеналар”, дип сөйләде җыенны оештыручы Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов.

Болар барысы да узган ел беренче тапкыр оештырылган форумга килгән Чуашстан җитәкчеләре белән килешенеп федераль һәм төбәк програмнары ярдәмендә башкарыла.

"Шыгырдан укуларын" оештыручы Әлбир Крганов
"Шыгырдан укуларын" оештыручы Әлбир Крганов
Быел форумга берничә йөз кешене көтәләр. Татарстанның Саба, Чуашстанның Батыр һәм Мордовиянең Атяшево районнары арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелүе көтелә.

Кунакларны Шыгырдан һәм Тукай авылындагы кунакханәләргә урнаштыралар.

“Кунакларны үзләрендә кабул итәргә теләүче авылдашларыбыз да күп. Кунакларга дип бу көннәрдә катык һәм корт күпләп әзерләнә”, дип сөйләде Крганов.

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов белән әңгәмәне Азатлыкның җомга тапшыруында тыңлагыз.
XS
SM
MD
LG