Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өч район башлыгы билгеләнде


Татарстанда Менделеевски, Азнакай һәм Ютазыда яңа район башлыклары билгеләнде.

Менделеевскида районы утырышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

"Бүген депутатларга җаваплы карар кылырга кирәк – район җитәкчесен сайларга. Татарстан президенты кушуы буенча, район башлыгы һәм район Советы рәисе вазыйфасына Игорь Приваловны тәкъдим итәм”, - диде Халиков. Менделеевски депутатлары тәкъдим ителгән намзәт өчен тавыш бирделәр.

Бүген шулай ук Ютазы районы советы утырышында район башлыгы итеп Рөстәм Нуриев сайланды.

Азнакай район советы утырышында район башлыгы итеп Марсель Шәйдуллин билгеләнде.
XS
SM
MD
LG