Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим Йосыф әл-Кардави: Русия – «мөселманнарның беренче дошманы»


Танылган дин галиме шәех Йосыф әл-Кардави Русияне «мөселманнарның беренче дошманы» дип атады. Галим Сүрия режимына ярдәм иткән өчен Тәһран һәм Мәскәүне бойкот итәргә чакырды.

Соңгы вәгазьләренең берсендә әл-Кардави бу көннәрдә Хаҗда булучы мөселманнарны Сүрия президенты Бәшәр Әсәд һәм аның гаскәренең, Русия, Кытай, Иран һәм Хизбалла оешмасының җиңелүе өчен дога кылырга чакырды.

“Русия ислам һәм мөселманнарның беренче дошманына әйләнде, чөнки ул Сүрия режимына ярдәм күрсәтеп, Сүрия халкына каршы чыкты. Русия тәэмин иткән корал белән 30 меңнән артык кеше үтерелде”, - дип белдерде Кардави.
XS
SM
MD
LG