Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Татарстанның 29 районында муниципаль сайлаулар үтте. Алар тирәсендә әллә ни шау-шу купмады, ә менә Кукмара һәм Апас сайлау бүлгеләрендә бушаган урыннар өчен тарткалаш хәйран искитмәле булды. Бигрәк тә Апастагы хәлләр сәер. Хәер, ник сәер дим соң, гадәти дияргә кирәк.

Татарстан Дәүләт шурасына Апастан «Бердәм Русия» исеменнән КФУ ректоры Илшат Гафуров сайланды. Бу кешенең үткәне турында бик үк матур булмаган мәгълүматлар киң таралды. Ул хәтта криминаль бәйләнешләрдә дә гаепләнде, тик бу яман хәбәрләргә вәкаләтле оешмалар гына игътибар итмәде. Гафуровның көндәшләре һәм КФУдан галим Искәндәр Ясәвиев кенә дөреслекне тикшерүне сорап карадылар да, тема ябылды. Нәтиҗә мондый: Ясәвиев эшсез калды, ә депутатлыкка көндәш кандидатны изепме изделәр.

Билгеле инде, безнең илдәге сәяси вазгыять буенча күрәзәчелек итү урынсыз, ничек булачагы, дөресрәге булдырылачагы алдан ук анык. Апас ягыннан да республика Дәүләт шурасына Гафуров сайлаттырыласы алдан мәгълүм булды. Димәк, шау куптаручыларга ниндидер уңышка өметләнәсе дә юк иде. Алар белә торып уңышсыз эшкә тотындылар.

Хәер, Кукмара сайлау бүлгесендәге кампания дә Апасныкыннан ким буласы түгел иде. Бу бүлге аша кандидатлыкка мәгълүм журналист Искәндәр Сираҗи бара язып калды. Башта аның белән Апас турында да сүз барды. Йөрмә, вакыт, акча исраф итү генә булачак, дип үгетләдем. Башкалар да шундый киңәш әйткән, хәтта кандидат булып йөрүе белән Искәндәрне ниләр көтәсен, күңелсез нәтиҗәләрне тасвирлап бирүчеләр дә булган.

Минем үземә дә укучыларыбыз гел әйтә килә: "ник син депутатлыкка бармыйсың, парламентта сездәйләр кирәк", диләр. Килешәм, халык өчен борчылучы депутатлар кирәк халыкка, әмма алар бүгенге парламентка кирәк түгел. Анда урыннар бүленгән. Исемлек расланган.

Сайлау дигән театр

Мин берничә ел элек Казан шәһәре думасына сайлауларда күзәтүче булып катнашкан идем. Андагы алдашуларны үз күзләрем белән күрдем. Кыңгыр эшләргә комачау итә башлагач, мине видеокамералар белән бергә, милиция чакыртып участоктан куып ук чыгардылар. Протокол да сатирик хикәя язып көләрлек.

Шуннан «Безнең гәҗит» газетасында «Домкратлы демократия» дигән мәкаләм чыкты. Әле бу вакытта телевидениедә эшли идем. Минем сайлау участогында йөрүем аркасында тиешле кандидатны үткәреп булмый, китсен дип ТВ җитәкчелеген бимазаладылар. Әмма ахыргача тордым. Ул чакта барыбер хакимият кандидаты үтә алмады, алдашуларга юл куймадык. Тик моңа ирешү ай-һай авыр булды. Мөгаен, бу бердәнбер очрактыр. Шунысы – миллиардлар исраф итеп сайлау участоклары дип исемләнгән театрлар оештырып, сайлаулар исемле спектакльне уйнап ятасы юк. Тотасы да билгелисе тиешле кешеләрне. Ә теге янга калган миллиардларны социаль хаҗәткә тотарга...

Алайса трагифарслар чынлап туйдырды. Әнә Апаста Гафуровка көндәш кандидатны кыйнауга, авылларга кертмәүләргә, ачыктан-ачык янауларга барып җиттеләр бит. Апастагы хәлләрне бары тик «Азатлык» кына ничек бар - шулай күзәтеп торды. Мәгълүмат чаралары дәшмәде. Халык исә форумнарда нәфрәтләнде.

Хакимият канәгать

Русия премьер-министры, «Бердәм Русия» фиркасе рәисе Дмитрий Медведев сайлау нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын белдерде. Үзе лидер булган фирканең узган сайлауларга караганда яхшырак эшләвен, халык арасында абруй казана баруын ассызыклады. Чөнки барлык төр сайлауларда да хакимият фиркасе җиңү яулады. Медведев сайлауларның канун бозуларсыз узуы, киләчәктә дә аларның шундый демократик, цивилизацияле шартларда үтәчәгенә өметләнүен әйтте.

«Узган декабрь сайлауларыннан соң, хакимият фиркасенең бетәчәген фаразлаучылар ялгышты, бу сайлаулар демократиянең безгә куркыныч түгеллеген күрсәтте», дип тә өстәде бераз президент та булып эшләп алган премьер-министр.

Менә бу «демократия куркытмый» дигән сүз сагайтты мине. Бәлкем ялгышамдыр, әмма мин анда демократиягә аякка басарга юл куймаска кирәк дигән фикер укыдым. Соңгы вакыттагы гамәлләр моңа ишарә.

Төп киртә – интернет

Максатка ирешү өчен халык фикерен белешү дә бик кулай якка борыла ала. Әйтик, тиздән интернетта цензура кертелергә мөмкин. Моны бит халык үзе сорый икән ич. Әнә «Левада-үзәк» сораштыру үткәргән, һәм соралучыларның 63%ы интернетта цензура булдыру кирәк дигән. Ә каршылар нибары 19% кына. Әмма... сорау ничек куелган? «Интернетта бик куркыныч сайтлар күп, шул сәбәпле цензура кертергә кирәкме?» дигән сорауга, "кирәк түгел" диючеләр, әлбәттә, бик аз булыр. Димәк, «мөгезле сорау» уйлап таба алсаң, кирәкле нәтиҗәләрне демократик ысул белән дә таба аласың. Әнә хәзер мәгълүматлардан балаларыбызны да тиле канун белән саклыйбыз. Моны ничә яшьлек бала укый, карый ала икән дип, язмаларга, теле, радио тапшыруларга нинди сан куярга аптырап утырабыз.

Ә интернет әлегә «Бердәм Русия»леләргә кирәкле сайлауларны үткәрергә комачаулаучы бердәнбер диярлек урын. Аны кичекмәстән авызлыкларга кирәк. Юкса, Медведев күзаллаган демократик, гадел сайлауларны оештыру кыен булачак. Бар канунсызлык минуты, секунды белән пәрәвезгә тарала ала бит әлегә. Татарстан мисалында гына да бу сайлауларның да нинди «демократик» шартларда үтүен тагын бер тапкыр белдек. Хәер, Медведев, бәлкем, домкратик дип әйтергә теләгәндер.

Менә шундый демократия, юк ла, домкратия бездә. Ә бу эштә Татарстан «алдынгылар» сафында. Республика рәсми Мәскәүне һәм аның сәясәтен яратучы төбәк булганлыгын һәр сайлауларда исбатлый. Бу ярату буенча без әлегә Чечняны гына уздыра алмыйбыз. Игътибар итегез, иң күп югалтулар Чечняга эләкте. Татарстан да милли һәм икътисади позицияләрен елдан-ел киметә бара. Мәскәү шулай куша.

«Азатлык» радиосы Хәтер көне алдыннан Татарның соңгы югалтуларын барлаган иде. Тагын бер кат күз салыгыз. Сайлаулардагы активлыгыбыз шул югалтуларга рәхмәтебез.

Мин әле Прагада. Татарстандагы, Русиядәге хәлләр монда да яхшы күренә икән. Чөнки әле «халык соравы буенча» интернет кысылмаган.

Әмма, мин ышанам: хөррият киләчәк. Иң күп дигәндә, бер-ике сайлауларны искечә үткәрәсебез калгандыр. Заманында Октябрь инкыйлабы сәбәпләрен аңлаткан Ленин бабай сүзләренең хаклыгын бүген дә күрәбез: югарыдагылар искечә идарә итә алмый, түбәндәгеләр искечә яшәргә теләми. Менә шушы вазгыять туганын аңласа, хакимият үзендә үзгәрергә көч таба алса, демократик сайлаулардан курыкмаса, сүз иреген тыеп котылмаса, ул киләчәк озак көттермәс. Ул чагында парламентларга Искәндәр Сираҗилар да, башкалар да ирекле көндәшлек аша үтә алыр.

Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире,
Прага-Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG