Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх Кириллның рухи остазы милләтчеләргә «рус маршы» уздырырга фатиха бирде


Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кириллның рухи остазы Илий (Ноздрин) рус милләтчеләре һәм правослау активистларына «рус маршын» уздырырга һәм «Ленинны чыгару» оешмасының эшчәнлегенә фатиха бирде. Бу хакта Интерфакска «Русские» оешмасы җитәкчесе, танылган рус милләтче һәм правослау активист Дмитрий Демушкин хәбәр итте.

«Без бүген Илий атакай янына бардык. Ленинны күмү шигаре белән «рус маршы» уздыруга фатиха сорадык. Ул безгә бу эшкә фатиха бирде», - дип белдерде Демушкин.

Элегрәк патриархның рухи остазы Илий рус милләтчеләрен оппозиция митингларында катнашмаска чакырган иде.
XS
SM
MD
LG