Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газага һуманитар ярдәм алып барган көймәне тоткарлады


Израиль хәрбиләре Фәләстиннең Газа секторына һуманитар ярдәм алып барган Estelle көймәcен тоткарлады.

Әлеге көймә – чираттагы “тынычлык флотилиясе”. Аның хуҗасы Швеция ватандашы. Тоткарлау вакытында көймәдә булган кешеләр каршылык күрсәтмәгән һәм зыян күрмәгән. Алар арасында дистәләгән Фәләстинне яклаучы активист, шул исәптән Швеция, Норвегия, Греция депутатлары да булган. Израиль хәрбиләре бортны якындагы портларның берсенә озатырга карар кылган.


Хәрбиләр һуманитар көймәне катерлар белән куып, Газа блоклавы аша узмаска, канунны бозмаска чакырган.

Estelle көймәсе Фәләстингә цемент, футбол туплары, музыка кораллары һәм театр кирәк-яраклары алып барган, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG