Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда 30га якын оппозиция активисты тоткарланган


Бакуда 30га якын оппозиция активисты тоткарланган. Каршылык белдерүчеләр парламентны таратуга чакырган, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе.

Урам җыенын Азәрбайҗан башкаласының яшьләр оешмалары активистлары оештырган. Чара узган җиргән алдан ук полиция хезмәткәрләре килгән.

Каршылык белдерүчеләр «Парламентны таратырга!» дип кычкыра башлагач хокук саклаучылар аларны тоткарлый башлаган.

Чара Facebook-тагы махсус төркем ярдәмендә оештырылган. Урам җыенына күп санлы оппозиция оешмалары теләктәшлек белдергән.

Протест чараны оештырырга элегрәк интернетта парламент депутаты Гөләр Әхмәтова һәм эшмәкәр Илшат Абдуллаев әңгәмәсенең барлыкка килү этәргеч булган. Видеоязмада сәясәтче белән эшмәкәр соңгысының депутат булыр өчен кирәкле акча күләме турында сөйләшә.

Баку прокуратурасы әлеге видеоязма буенча тикшерү эшләре башлаган. Әхмәтова депутат мандатыннан баш тарткан.
XS
SM
MD
LG