Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татмедиа" милли рухлы басмаларга зур зыян китерде


"Татмедиа"ның милли рухлы милли басмаларга зур зыян китергәнен без читтән торып та сизеп кенә калмадык, җан-бәгырьләребез аша үткәрдек аны. Чит төбәкләрдәге милли басмаларга да Казаннан зур ярдәм кирәк, Казан белән безнең төбәкләр арасындагы мәгълүмат кырын киңәйтү, ныгыту турында да "Татмедиа" кайгыртмады. Ә бит Татарстанның республика булып сакланып калуы, һәр яктан нык һәм көчле булуы аның башка татар төбәкләре белән бердәмлегеннән дә тора. Ул бердәмлек бергәләп Сабантуйлар, бәйрәмнәр үткәрүгә генә кайтып калса да әллә ни файда булмаячагы билгеле, чөнки бәйрәмнәрнең генә милләтне саклап калуда роле хәлиткеч булмаганлыгын вакыт, бүгенге көннең вазгыяте үзе күрсәтте. Безнең төбәктә татарларның туган телебезне саклап калу өчен бөтенләй көрәшмәвеннән чыгып та дәлилләп була бу фикерне. "Татмедиа" "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының чит төбәкләр белән бәйләнешен өзеп тә бик зур зыян китерде татар дөньясына, аны үз штатын чиксез киңәйтү өчен эшләгәнлеге дә билгеле иде.

Тагын бер җитди мәсьәлә бар. Соңгы елларда Казан чит төбәкләрдәге милли басмаларның эчтәлеге, аның халыкның милли үзаңына йогынтысы, милли үсеш проблемнарын ачып сала, реаль чынбарлыкны объектив яктырта белү-белмәве белән бөтенләй дә кызыксынмыйча, милли үсеш проблемнарына кагылып та карамаган, аналитик язмаларны якын да китермәгән гәзитләрне хөкүмәт карамагында күп еллар дәвамында чыгып килгәне өчен генә ел саен "Бәллүр каләм" белән бүләкләп, бу басмаларның бер урында таптанып, иҗаттан туктавын хуплагандай булды. Ә менә җәмәгатьчелек нигезендә фәкать иганәчеләр ярдәмендә, бернинди хезмәт хаксыз хәрәкәт иткән, халык яратып укыган басмаларга бернинди игътибары булмады "Татмедиа"ның, андый басмаларны иҗат итүчеләргә дә рухи ярдәм бик кирәк иде. Бәлки "Татмедиа"ның гына гаебе булмагандыр чит төбәкләрдә чыгучы мәгълүмат чараларына карата мондый мөнәсәбәттә булуы. Бик дөрес әйтә Раиф Усманов, гәзит-журналлар эчтәлекләренә, халык аңына йогынты ясау дәрәҗәсенә карап бәяләнергә тиеш.

Казанда татар милли матбугаты белән җитәкчелек итәргә тиешле дәүләт оешмасының булуы чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче журналистларга, мәгълүмат чараларына да бик кирәк. Тик булачак яңа оешма "Татмедиа"ның хаталарын кабатламаса иде, чит төбәкләрдә чыгучы матбугат чараларына да игътибарлы булса иде.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG