Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы тәмамланды


Казанда беренче халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы тәмамланды. Йомгаклау турына нәтиҗәләр ясалып, җиңүче һәм призерлар бүләкләнде.

Беренче тур 26-29 сентябрьдә интернет аша тест рәвешендә уздырылды. Анда Русия төбәкләреннән, шулай ук Финляндия, Төркия, Кытай, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербәйҗан һәм Кыргызстаннан 1500дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан. Аның нәтиҗәләре буенча, Русиянең 14 төбәге һәм 9 чит ил вәкиле – барлыгы 100 кеше олимпиаданың Казандагы йомгаклау турында катнашу хокукын алган. Шуларның 20се -Татарстан укучылары һәм студентлары.

Яшьләр йомгаклау туры барышында татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте буенча биремнәрне эченә алган бәйгеләрдә катнашты, тәкъдим ителгән темага эссе язды, татар җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкару осталыгын күрсәтте.

Бүләкләү тантанасына килгәндә, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара Олимпиада җиңүчеләре сигезәү. Алар - Кытайдан Фатыйха Жэмуцзыя, Казахстаннан Ринат Абделкаюмов, Татарстаннан Ләйсән Габделманова белән Айдар Шәйхин, Башкортстаннан Алсу Галимова белән Алсу Шәйхетдинова, Чувашстаннан Алсу Шәйдуллина, Оренбург өлкәсеннән Гүзәл Арсланова. Аларга, шулай ук икенче, өченче урыннар яулаган призерларга дипломнар һәм iPad-лар тапшырылды, дип хәбәр итә Татар-информ.
XS
SM
MD
LG