Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә яңа парламент эшкә кереште


Грузиянең Кутаиси шәһәрендә беренче октябрьдә узган сайлаулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа парламент эшенә кереште.

Утырышта сәламләү сүзе белән президент Михаил Саакашвили чыгыш ясады. Сайлауларда җиңү яулаган оппозиция берлеге “Грузия хыялы” башлыгы Бидзина Иванишвили, журналистлар белән очрашуда, “Грузиядә чын халык хакимияте булачак”, дип белдерде.

«Грузия хыялы» берлеге сайлау нәтиҗәсендә парламенттагы 150 урынның 85ен яулады. Калган 65 урын Саакашвили фиркасенә калды.
XS
SM
MD
LG