Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Танылган татар әдибе һәм мәгърифәтчесе Зариф Бәширинең вафатына 21 октябрь көнне 50 ел тулды. Шушы уңайдан аны искә алу чаралары башланды. Тәүге хәтер чарасы 20 октябрь көнне Уфадагы Мәҗит Гафури йорт-музеенда үтте.

Искә алу кичәсен Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе Люция Камаева һәм Зариф Бәширинең оныгы, рәссам Энрике Бәширов оештырды. Зариф Бәширинең улы Фрит әфәнде дә (Энрикенең әтисе) Уфада яши. Әмма аның сәламәтлеге мактанырлык түгел, шуңа да хәтер чарасына килә алмады ул. Ә башка кунаклар байтак иде. Алар арасында Зариф Бәширинең әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итүчеләр дә, кайбер нәшрият җитәкчеләре дә, Зариф Бәширинең иҗатын хөрмәт итүчеләр дә бар.

Хәтер мәрасиме башта матбугат очрашуы сыйфатында оештырылды. Мәҗит Гафури фонды җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты Люция Камаева кунакларга Зариф Бәшири хакында мәгълүматлар бирә. Аның 9 тел белүен, Ташкенттагы Шәрык институтында мөгаллимлек кылуы хакында да сөйли ул. Әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә Зариф Бәшири.
Люция Камаева Зариф Бәшири хакында мәгълүматлар бирде

Люция Камаева Зариф Бәшири хакында мәгълүматлар бирде



Люция Камаева кунакларны бу очрашуны оештыруга үз өлешен керткән Энрике Бәширов белән таныштыра. Энрике әфәндегә 44 яшь, Уфада яши, белеме һәм һөнәре буенча рәссам. Бер ел элек бабасы Зариф Бәшири исемендәге фондны оештырган һәм рәсми теркәтүгә ирешкән. Шушы фонд аша атаклы бабасының истәлеген мәңгеләштерү тәңгәлендә башкарасы байтак уй-ниятләре хакында сөйли ул. Китапларын да нәшер итәргә, аңа истәлек тактасы да куярга, башка чараларны да тормышка ашырасы бар.
Сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте

Сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте



Шунысы үкенечле, Энрике әфәнде татарча яхшы сөйләшә алмый. Әле инде ана телен төпле өйрәнә башлавын әйтте. Журналистларга да урысча мәгълүматлар бирә Зариф Бәшири оныгы.

Энрике Бәширов

Энрике Бәширов

Энрике әфәнде үзенең шушы көннәрдә генә Федераль иминлек хезмәтенең Уфадагы идарәсенә баруын әйтте. Анда ул бабасына кагылышлы документлар белән танышкан. Зариф Бәширигә танылган татар әдипләренең яла ягуы һәм аның халык дошманы дип нахакка гаепләнүе хакында сөйли Энрике Бәширов. Андагы документларны укып, бабам өчен йөрәгем әрнеде, ди ул.

Хәтер кичәсе чәй өстәле янында дустанә аралашу белән дәвам итә. Биредә дә Зариф Бәшири, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев һәм башка асыл затлар турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаша кунаклар.

Искә алу мәрасиме аннан соң Уфаның мөселман зиратына күчте. Биредә Зариф Бәширинең һәм аның җәмәгате Рәхимә Килмәтованың каберләре бер чардуган белән уратып алынган.
Зариф Бәширинең җәмәгате кабере

Зариф Бәширинең җәмәгате кабере


Зариф Бәшири Колымадан, сөргеннән Уфага кайта. 1956 елда аны аклыйлар. Ләкин шуннан соң да әле аңа карата язучылар тарафыннан да өнәмәү, шикле карашлар дәвам итә. Танылган әдип 1962 елда вафат була һәм мөселман зиратында мәңгелек йортына күчерелә. Аның каберенә чәчкәләр салудан соң чарада катнашучылар Мәҗит Гафуриның һәм башка күренекле шәхесләрнең каберләрен дә карады. Киләсе елда Зариф Бәширинең тууына 125 ел тула. Шул уңайдан оештырыласы хәтер чаралары турында да фикер алышу булды әлеге очрашуда.
Энрике Бәширов бабасы һәм әбисе каберенә чәчкәләр сала

Энрике Бәширов бабасы һәм әбисе каберенә чәчкәләр сала

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG