Accessibility links

Самарда "Сөмбелә" бәйрәме үтте


"Яктылык" мәктәбе укучыларын Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рифкат Хуҗин бүләкли
"Яктылык" мәктәбе укучыларын Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рифкат Хуҗин бүләкли

Самар татар милли хәрәкәте юлбашчылары халкыбызның рухи мирасын саклау буенча даими эш алып бара. Җир эше белән бәйләнгән кешеләр гомер-гомергә уңыш бәйрәмен билгеләп яшәделәр. Күмәк хуҗалыклар таркалганда да, фермерларның хезмәтләре җәелеп китә алмаган чорда да, Самар сәхнәсендә игенчегә мәдхия җырланды. Соңгы елларда тырмаша-тырмаша булса да игенчеләр киредән җиргә берегә башладылар.

21 октябрьдә узган тантананы Казаннан килгән атаклы “Сорнай” ансамбле һәм өлкәнең Иске Ярмәк авылыннан “Ак каен” ансамбльләре башлап җибәрде. “Сорнай” үзенең күз нурын алырдай милли киемнәре, төрледән-төрле музыка кораллары, югары зәвык белән башкарылган биюләре, татар көйләренең сафлыгын саклаулары белән тамашачының хөрмәтенә лаек булдылар.

“Ак каен” исә “Сөмбелә” бәйрәменә багышланган композиция күрсәтте. Авыл үзешчәннәре җир-анага мәдхия җырлаганнан соң, сәхнәгә Талип хәзрәт Яруллин күтәрелеп шул ук юнәлештә, җир, уңыш, хезмәт темасына багышлап изге китабыбыз Коръән Кәримгә нигезләп халыкка вәгазь-нәсыйхәт сөйләде.

“Сорнай” ансамбленең мөнәҗәте мөфтинең чыгышына тагын бер фәлсәфи бизәк булып өстәлде.

Шунысы игътибарга лаек, сәхнә тулы җыр-бию булса да, тантананың түр башында хезмәт кешесе иде. Алар – Камышлы авылыннан сыер савучы Рәмзия Ибраһимова, мал-туар караучы Марат Хәйруллин, механизатор Фәнил Әхмәтов, мал табибы Наил Әхмәтов, Тупли авылыннан фермер Әнвәр Йосыпов, Тупли авылы түрәсе Мидхәт Зәйдуллин, Яңа Мансур авылыннан зур уңышларга ирешкән фермер Ринат Сәгыйрев, Надеждино авылыннан хезмәт ветераны, бүгенге көндә авыл имамы Мәсгүт Кыямов.

Авыл алдынгыларын Самар өлкә милли-мәдәни-мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов һәм иганәче Фәния Хәкимова бүләкли
Авыл алдынгыларын Самар өлкә милли-мәдәни-мохтарияте җитәкчесе Минәхмәт Хәлиуллов һәм иганәче Фәния Хәкимова бүләкли

Самар Губерна думасы депутаты, думада авыл хуҗалыгы комитетын җитәкләүче Александр Ларионов һәрберсенә мактаунамәләр тапшырды, ә Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәммәсенә затлы бүләкләр тоттырды.

Залда утырганда шунысы күзгә ташланды, хезмәт алдынгыларының йөзендә куаныч вә шатлык чиксез булды. Көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрне моңа кадәр шулай зурлаучылар булмаганга ишарә иде бу.

"Ак каен" ансамбле башкаруында "Сөмбелә" әдәби-хореографик күренеше
"Ак каен" ансамбле башкаруында "Сөмбелә" әдәби-хореографик күренеше

“Яктылык” укучыларының “Килен төшә” композициясе уңыш бәйрәменә тирән эчтәлек салды, чөнки гомер-гомергә татар туйларны көзен уздырган. Бәйрәмдә өч иҗат төркеме катнашты. Берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел.

Илгиз Кәлүч фикере: ”Мин бу иҗат коллективын күп еллардан бирле күздә тотам. Аларның беркайчан да начар програм әзерләгәннәре юк. Сокланудан башка сүзем юк”.

Наилә Сабирҗанова: ”Сорнай” ансамбленең чыгышы мастер-классны хәтерләтә”, диде.

Минәхмәт Хәлиуллов шулай диде: ”Сорнай”ның чыгышын бер сулышта карадым. Залда бала-чага күп иде. Алар хозурланып утырдылар. Коллектив татар күңеленә горурлык һәм өмет сала. Татарның үзәгенә үтәрлек нәзберек миллилек, йөрәк кылларын тетрәтерлек татар рухы.”

Тамашадан соң “Сорнай” ансамбленең җитәкчесе Ринат Гыйләҗев Самарда узган уңыш бәйрәменә соклануын белдерде. Халыкка мөрәҗәгать итеп Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе түбәндәге сүзләрне әйтте:

"Хөрмәтле милләттәшләребез, ”Сөмбелә” бәйрәменә җыелышып килүегезгә без бик шатбыз. Залда балалар булуы үзе бер шатлык. Алар кечкенәдән татар рухын күреп яшәсәләр, үскәч тә шул мохиттән аерылмаслар, Аллаһы теләсә. Сәхнәдәге матур киемнәр, моңлы җырлар, дәртле биюләр – болар барчасы да нарасыйлар күңелендә татар сыйфатларын тудырырга җирлек булып торалар. Киләчәктә дә зур залларда җыелышып татарлыгыбызны яңартып яшик. Бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәтләребезне әйтәбез. Сәламәт булыгыз, бәхетләр телим үзегезгә".

Соңыннан барча тамашачы басып “Туган тел” җырын башкардылар.

Сорнай ансамбленең "Сөрән" композициясе
Сорнай ансамбленең "Сөрән" композициясе
XS
SM
MD
LG