Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә башкорт милләтчеләренең Хәмитовка каршы дәгъвасын кабул итми


Башкорт иҗтимагый оешмалары аксакаллар шурасы Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны мәхкәмәгә бирергә тели. Шура вәкилләре Хәмитов республика мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүне ирекле итеп, Конституцияне бозды дип саный. Ләкин Уфа район мәхкәмәсе оешма әгъзаларының дәгъвасын кабул итмәгән.

“Тел өйрәнү мәсьәләсе - бик четерекле. Рөстәм Хәмитов Конституцияне бозды, сүз шуның турында бара. Андый канун булса – ул башка мәсьәлә булыр иде. Ә үзеңнән чыгып әйтергә ярамый. Ике телдә бертигез”, - ди башкорт иҗтимагый оешмалары аксакаллар шурасы рәисе Вадим Сафин.

Хәмитовның әлеге тәкъдиме Татарстанда тискәре фикерләр уятты. Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Рәзил Вәлиев, Башкорстан президентының әлеге фикерен хуплаган татарларны аңламавын белдерде.

"Звезда Поволжья" мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Хәмитовка бу фикер белән чыгарга Мәскәү, ягъни Русия президенты идарәсе кушкан. "Башкорстан башлыгының да, андагы татарларның да бу фикерне хуплавы зур ялгышу, чөнки ул Татарстандагы рус милләтчеләренә татар телен өйрәнүне ирекле итү таләбе белән чыгарга этәрәчәк", - ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG