Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Гает намазы гольф аланында һәм күргәзмә залында уза


Мәскәү хакимияте башкала мөселманнарына Корбан гаете намазы өчен берничә мәйдан бүлеп бирде.

Гадәттәгечә бәйрәм гыйбадәте “Сокольники” күргәзмә залының өченче бүлегендә уза.

Шулай ук шәһәр хакимияте Мәскәү мөселманныры өчен өстәмә җирләр бүлеп биргән: “Лужники” гольф аланы, “Изумрудный” комплексы янындагы чатыр, Октябрьнең 60 еллыгы паркы.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, узган елны Мәскәүдә гает намазында 170 мең кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG