Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзәгә һөҗүм итте: ике фәләстинле үлде


Израил Газзә секторына яңа һөҗүмнәр ясады.

Иртәнге якта Газзә Израил территориясенә ут ачкан. Израил хәрбиләре җавап итеп ХАМАС оешмасының лагеренә һөҗүм ясаган. Нәтиҗәдә ике фәләстинле үлгән, берничә кеше зыян күргән.


“Беркем дә җәзадан кача алмый. Без җавап һөҗүмнәрен ясыйбыз, террорчыларның кораллануына каршы чыгабыз. Сәясәтебез шундый”, - дип, Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу бәрелешләргә карата фикерен белдерде.
XS
SM
MD
LG