Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дәүләт думасы АКШны кеше хокукларын бозуда гаепләде


Русия дәүләт думасында АКШта кеше хокукларын яклау мәсьәләсе каралды.

Утырышта Русия тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Нәтиҗәдә депутатлар һәм дипломатлар американ хакимиятен үтерү җәзасын бетерергә, террорчылыкта гаепләнүчеләр өчен Гуантанамо төрмәсен ябырга һәм Кушма штатларны хокук яклау өлкәсендә дөнья лидеры буларак күрмәскә чакырды.

“АКШның кеше хокукларын яклау буенча абсолют лидер булу теләге дөрес түгел, бу чынбарлыкка туры килми”, - дип белдерде тышкы эшләр министрлыгының кеше хокуклары идарәсе вәкиле Константин Долгов.
XS
SM
MD
LG