Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

20 октябрьдә Казанның Идел буе, Яңа Савин, Мәскәү районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Саба, Буа районнары тауарларга игътибарны җыр-бию аша да җәлеп итәргә тырышты. Тик алар да "С праздником!"нан ары узмаган иде. Татарча сүзләр аз булды.


Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, узган шимбәдә Казан базарларына 600дән артык машинага төяп 50 миллион сумнан артык продукция китерелгән.

Мәскәү районындагы ярминкәгә Саба, Буа районы үзләре белән үзешчән башкаручыларны, мәдәният хезмәткәрләрен алып килгәннәр иде. Иртәнге сигездән җыр, музыка яңгырап торды. Сабалар гел татарча җырласа, буалар русча җырлар да башкардылар. Икесенең дә сәхнәсе русча сүзләр белән бизәлгән иде.

Нурлатлылар шикәр комын әйбәт сатты

Нурлатлылар шикәр комын әйбәт сатты

Халык беренче чиратта тамаша карарга түгел, ә сыер ите, сыр, май, сөт, он, шикәр комы алырга ашыкты. Ахыр чиктә әлеге тауарлар иң үтемлесе булган. Бу хакта авыл хуҗалыгы министрлыгы да билгеләп үтте. Бәрәңге күп сатылмаган диелде.

Азык-төлек бәяләре чагыштырмача арзан булса да, Казандагы гадәти бәяләр белән аерма зур дип әйтеп булмый. Бәрәңгенең килосын 8 сумга, кәбестә, суган 8-10 сумга сатылды. Сыер ите 220-240ка, дуңгыз итенең килосы 190 сум итеп куелды. Сөтнең бер литры 18 сум иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә республикада мелиорация идарәсе чәчәк ата дип аңларлык, һәр районнан "мелиорация идарәсе" дип язылган. Гомумән алганда, узган атнада Казан базарларында «Татплодоовощпром», «РАЦИН», "ТАТАГРОХИМ", «Татагролизинг», «Татмелиорация», «ВАМИН Татарстан», «Юбилейное», «Майский», «АгроИнвест», «Казан ит комбинаты», Татпотребсоюз , «Лаеш кошчылык комплексы», «Яшел Үзән сөт комбинаты», «Ак Барс» җәмгыятьләре халыкка хезмәт күрсәтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG