Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Болгар чоры тарихчыларын Варнага җыйды


IV Болгар җыены, Варна, 22 октябрь 2012
IV Болгар җыены, Варна, 22 октябрь 2012

“Болгар чоры тарихын киң итеп өйрәнүне тыйдылар, хәзер тарихны яңадан язабыз”, дип сөйләде IV Болгар җыенында катнашкан Татарстан галимнәре.

Болгарстанның Варна шәһәрендә 22-26 октябрь көннәрендә IV Болгар җыены уза. Русия, Болгарстан, Маҗарстан, Румыния һәм Украинадан болгар чоры тарихын өйрәнүче йөздән артык белгечне бергә Татарстан Фәннәр Академиясе җыйды. Җыен Болгарстан Фәннәр Академиясе ярдәмендә оештырыла.

Форум берничә ил галимнәре хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә әзерләнгән “Bulgarika. Болгар цивилизациясе чоры һәм киңлекләре” исемле атласны тәкъдим итүдән башланып китте. Үз эченә болгар чоры хариталарын, рәсемнәрен алган энциклопедия Русия, Болгарстан, Украина, Казакъстан һәм Маҗарстан фәнни үзәкләрендә тупланган мәгълүматлар нигезендә әзерләнгән. Бу басма “Татарика” энциклопедиясе кебек үк Маҗарстанда басылган. 200 данә булып чыккан басманың 50се Варнага китерелгән.

Миңтимер Шәймиев Варна өлкәсе губернаторы Данчо Симеоновтан бүләк ала
Миңтимер Шәймиев Варна өлкәсе губернаторы Данчо Симеоновтан бүләк ала
Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендәге бер төркем галимнәр дүшәмбе көнне Варна өлкәсе губернаторы Данчо Симеонов һәм шәһәр башлыгы Кирил Йорданов белән очрашты.

“Татарстанга Варнадан өйрәнерлек әйберләр күп. Аларның археологлары көчле, бик яхшы Археология музее бар. Аерым дәүләт булгач, аларның мирасы да яхшырак сакланган”, дип сөйләде Варнадан Азатлыкка Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров.
Әхмәт Мазһаров Варнадан Азатлык радиосына
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:41 0:00
йөкләү


Академиянең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты җитәкчесе Рафаэль Хәкимов исә, Татарстан үз мирасын тирәнрәк, киңрәк итеп өйрәнә, дип белдерде.
Рафаэль Хәкимов Варнадан Азатлык радиосына
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00
йөкләү


Галимнәрнең икесе дә мондый киң фәнни хезмәттәшлекнең аеруча тарихны өйрәнүче яшьләр өчен файдалы булачагын әйтте.

IV Болгар җыены дәвам итә. Татарстан вәкиллеге бүген Казанга кайтып китә.


[tatarstan.ru видеосы]
XS
SM
MD
LG