Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Кавказ әмирлеге" оешмасы әгъзаларын хөкем итәләр


Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "Кавказ әмирлеге" (Имарат Кавказ) оешмасының Башкортстандагы бүлеге әгъзаларына карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады.

Фигурантлар Русия җинаять кодексының "канунсыз рәвештә корал саклау" һәм "экстремистик оешма төзү" матдәләре буенча гаепләнә.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, узган елның сентябрь аенда "Кавказ әмирлеге" оешмасының дүрт актив әгъзасы кулга алына. Алар Башкортстанның Баймак районында эш иткәннәр. Тикшерү версиясе буенча, кулга алынучыларның икесе 90нчы елларда Чечня сугышчыларының хәрби лагерендә әзерлек алган.

Бүлекнең эшен туктату кысаларында тентүләр узган. Оешма вәкилләрендә шартлаткыч матдәләр һәм кораллар табылган.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, табылган хәрби арсенал Русиядә конституцион төзелешне бетерү максаты белән террор оештыру өчен каралган булган.

Җинаять эше мәхкәмәгә юнәлтелгән. Гаепләнүчеләр хәзерге вакытта сак астында тотыла.

Ислам дәүләтен төзүне максат итеп куйган "Кавказ әмирлеге" Русиядә террор оешмасы дип таныла.
XS
SM
MD
LG