Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хокук яклаучылары полициядә тоткынны җәберләү видеосын таратты


Казан хокук яклау үзәге ишегендә язу
Казан хокук яклау үзәге ишегендә язу
Казан хокук яклаучылары полиция хезмәткәрләренең бүлектә ир-атны җәберләвен сурәтләгән видеоязма таратты.

Бу елның 1 февралендә Казан тимер юлы техникумы мөдире урынбасары казанлы Павел Дроздовны “Юдино” полиция бүлегенә китергәннәр һәм камерага бикләгәннәр. Полиция белдергәнчә, ир-ат исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын каерып кул богавы кидерергә мәҗбүр булган. Беркадәр вакыттан соң Дроздов үлгән.

Павел Дроздов
Павел Дроздов
Хокук яклаучылар сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре кулларын артка каерып богау кигезүдән тыш, Дроздовның кулларын аякларына бил каешы белән дә бәйләгән. Шул вакытта өч хезмәткәр аның өстендә утырган. Шулай итеп полиция Дроздовка карата “карлыгач” дип атлаган җәберләү ысулын кулланган.

Шулай ук видеоязмада полициянең тоткарланган ир-атны кыйнавы дә күренә.

Тикшерү вакытында сорау алынган полиция хезмәткәрләре Дроздовка шул рәвешле ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәнен белдерде.



Татарстан тикшерү комитеты бу вакыйгага карата җинаять эше ачудан баш тарткан иде.

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов Азатлыкка: "Шушы видео нигезендә хәзер бу эшне яңадан карау мөмкинлеге ачылды һәм без тикшерү комитетының элек җинаять эше башламавына мәхкәмәгә шикаять тә юлладык", дип белдерде. Хокук яклау үзәге Дроздов үлеменә карата җинаять эше кузгатмауны, тикшерү материалларына әлеге видеоны да кертмәүне, видеода язылганны тикшермәүне канун бозу дип саный.

Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин "Юдино" полиция бүлегендә Дроздовның үлүен тикшерү материалларын тагын бер карарга әмер биргән.

Видеоязманың чын булуы исбатланса, андагы полиция хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

"Юдино" бүлеге башлыгы һәм аның урынбасарлары төрле сәбәпләр белән 2012 ел дәвамында эшеннән алынган.
XS
SM
MD
LG