Accessibility links

Навальныйдан адвокат статусын алырга телиләр


Русия тикшерү комитеты оппозиция активисты Алексей Навальныйдан адвокат статусын алырга тели. Бу хакта “Известия” газеты комитеттагы чыганагына сылтама ясап хәбәр итә.

Оешма вәкилләре белдергәнчә, Навальный катнашкан “Кировлес” эшен тикшергән вакытта оппозиционерның адвокат эшен башкару өчен тиешле вәкаләтләре булмавы ачыкланган. Шулай ук аның кайбер документлары хаталар белән әзерләнгән булган.

Элегрәк Навальныйның адвокат статусы турында оппозиционерның хатлары урлангач интернетта бәхәс куерган иде. Навальный үзе ул вакытта адвокат статусын тулысынча кануни рәвештә алуын белдерде.

Күптән түгел оппозиция координацион шурасы сайлавында иң күп тавыш җыйган Навальный «Кировлес» эше буенча 16 млн сум үзләштерү һәм әрәм итүдә гаепләнә. Үзенең гаебен ул танымый.
XS
SM
MD
LG