Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәүләткә хыянәт мәгънәсе киңәйтелә


Полиция хезмәткәре "Ак тасма" хәрәкәте вәкилен тоткарлый. Мәскәү, 5 июнь 2012
Полиция хезмәткәре "Ак тасма" хәрәкәте вәкилен тоткарлый. Мәскәү, 5 июнь 2012

Хокукчылар һәм галимнәр Русия думасы кабул иткән яңа канун кеше хокукларын һәм фән үсешен чикләячәк дип саный.

Русиянең Дәүләт думасы 23 октябрьдә "Дәүләткә хыянәт" турындагы канунга үзгәрешләр кертеп кабул итте. "Хыянәт" төшенчәсе киңәйтелде: халыкара яки чит ил оешмасына финанс, матди-техник ярдәм күрсәтү, киңәш бирү яисә башкача булышу "дәүләткә хыянәт" дип саналачак. Яңа канун нигезендә Русия дәүләтенең иминлеге, конституцион төзелеше, территориаль һәм дәүләт бөтенлегенә зыян салган һәртөрле эшчәнлек җинаять саналачак.

Дәүләт серенә ия була алган кешеләр исемлеге киңәйтелде. Элек "дәүләт серен тарату ихтималы булган кешеләр" арасында яшерен мәгълүматны эшендә кулланганнар гына булса, яңа канун нигезендә уку вакытында дәүләт сере була алган мәгълүмат алучылар да аны "тарата ала" дип санала.

Җинаять өчен 200-500 мең сум штраф яки гаепләнүченең 1-3 еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата җәза каралган. Яшерен мәгълүматны алу вакытында көч, махсус техника кулланылган яки бу эшкә берничә кеше катнашкан булса, андыйларны 3-8 ел төрмә җәзасы көтә.

Яңа канун, аны әзерләүчеләр сүзләренә караганда, "җәмгыятькә төгәл кагыйдәләр бирә".

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков
"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков
"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков моның белән килешми.

"Бу канунның мәгънәсе шул кадәр киң ки, потенциаль җинаятьчеләр исемлегенә эшчәнлекләрен елларча канун нигезендә алып барган хөкүмәттән бәйсез оешмалар, журналистлар, хәтта эшкуарлар эләгә ала", ди Чиков.


"Үзгә фикерлеккә каршы көрәш дәвам итә"

"Дәүләткә хыянәт" турындагы яңа канунның чит илләрдәге фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек иткән Русия галимнәренең эшенә зур зыян салачак, диде Азатлыкка Русия фәннәр академиясенең Уфадагы этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре, милли сәясәт белгече Илдар Габдрафиков.

Милләтара низагка чакыруда гаепләнгән милли сәясәт белгече Илдар Габдрафиков
Милләтара низагка чакыруда гаепләнгән милли сәясәт белгече Илдар Габдрафиков
"Менә хәзер институтта кунакларны көтәбез. Бу көннәрдә Уфада Русия социологларының IV корылтае үтә. Анда 20ләп илдән – Америка, Франция, Германиядән галимнәр килде. Без алар белән бергә эшлибез, бергә тикшеренүләр алып барабыз. Канун чит ил оешмалары белән мәгълүмат алмашуны да җинаятькә санагач, димәк, хәзер аларга да монда килергә юл ябыла инде”, диде Габдрафиков.

Галим үзенең “Уфа губернская” сайтында чыккан мәкаләләре өчен экстремизм һәм милләтара нәфрәт тудыруда гаепләнеп июль аенда ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Аның хөкем карары белән ризалашмыйча Башкортстанның югары мәхкәмәсенә тапшырган шикаяте 30 октябрь каралачак.

"Элек иминлек хезмәтләренә "дәүләткә хыянәт итүдә" гаепләр өчен дәлилләр табу авыр иде. Читкә тапшырылган мәгълүматның чыннан да дәүләткә зыян китерүен исбатлау авыр иде. Хәзер исә "иминлеккә" зыян сала дип үзгәртелгәч, аларның эше җиңеләячәк", диде “Агора” башлыгы Павел Чиков.

Яңа канун Федерация шурасына, соңыннан имзалау өчен Русия президенты Владимир Путинга тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG