Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайсы көнне чалынган корбан кабул була?


Казанда Корбан бәйрәме көне. 2010 ел
Казанда Корбан бәйрәме көне. 2010 ел

Татарстан һәм Башкортстан Корбан бәйрәмнәрен 25 октябрьдә үткәрә башлый. Ислам дөньясында Корбан гаете 26 октябрьдә укылачак.

Азатлык радиосы кайсы көнне чалынган корбанның кабул булуын ачыклау өчен ислам дине әһелләренә мөрәҗәгать итте.

Рафик Мөхәммәтшин, Русия ислам университеты ректоры:

– Интернет һәм башка чаралар аша башка төбәкләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге тугач, Корбан бәйрәме көне актуаль мәсьәләгә әйләнде. Инкыйлабка кадәр Хаҗның кайчан тәмамланганын төбәкләрдә белмәгәннәр. XIX гасырда һәм XX гасыр башында бу проблем бүгенге кебек актуаль булмаган. Шәригать кануннары белән кем хаклы, 26сы дөресме, әллә 25ендә билгеләү дөресме дигәннән, шактый катлаулы мәсьәлә. Ул айны күрү белән бәйле. Астрономнар моңа аңлатма бирә, чөнки алар дөньяның төрле почмакларында айны төрле көннәрдә күрү мөмкин дип яза. Шуңа күрә, кайдадыр айны бер көн алдан да, кайдадыр бер көн соңрак та күрү мөмкин.

Рәфик Мөхәммәтшин
Рәфик Мөхәммәтшин
Ялгышмасам, Шиһабетдин Мәрҗәни һәм Риза Фәхретдиннәрнең астрономнарның бу көннәрне санауларына таянырга мөмкин дип биргән киңәшләре бар. 25е дөресме, әллә 26сы дөресме дигән мәсьәләне күтәрү ул килешә торган эш түгел. Илаһи яктан караганда, аңлатырга мөмкин, әмма сәяси ягына килгәндә, мөселманнар үзләренең иң зур бәйрәмнәре алдыннан да тагын таркалалар, тагын берләшә алмадылар дигән нәтиҗә ясар өчен зур җирлек инде бу. Илаһи яктан, кем саташа, кемнәр дөрес дигән проблемны күтәрү дөрес түгел. Һәрхәлдә икесе дә булу мөмкин.

Без бу мәсьәләгә иң беренче чиратта шәригать күзлегеннән карау кирәк. Айны күрү һәм астрономик санаулар, астрономик фаразлаулар күзлегеннән чыгып карасак, Корбан бәйрәме 25ендә дә булырга мөмкин. Чөнки шәригать күзлегеннән караганда ниндидер каршылыклар юк. Әйткәнемчә, дөньяның төрле почмакларында айны бер көн алдан, йә булмаса бер көн соң да күрергә мөмкиннәр. Әлбәттә, икенче ягы да бар. Хаҗдагы кешеләр 25ендә әле Гарәфә тавы каршында гына торачаклар, ә бездә иде бәйрәм итәләр булып чыга. Шәригать күзлегеннән кем саташкан, кем дөрес дип карау дөрес түгел. Моны беркем дә исбат итә алмый.

Татарстанда Корбан бәйрәме ел башында ук календарьларга кереп калган иде. Аны астрономнар ел башында ук санап чыгарды.

Нәфигулла Аширов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе:

– 25 октябрьдә мәҗбүри булмаган Сөннәт уразасын тоту кирәк. 25 – ул Гарәфә көне, өч-дүрт миллион хаҗи ул көнне Гарәфә тавында була. Корбан гаете көне 26сы була. Ничек инде безнең хаҗилар Гарәфә тавында дога кылып, ураза тотканда, без монда бәйрәм ясап ятыйк? Бу акылга сыймаслык әйбер. Безнең Русиядән киткән 25 мең хаҗи Гарәфә тавында дога кылганда, монда бәйрәм ясап яту килешерме? 25ендә чалынган корбан корбан булмый, ә ит кенә була. 26, 27, 28сендә чалырга була корбанны.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов
Татарстанның 25ендә үткәрүе – ул хата. Алар хәбәрне элек Төркиядән алганнар, ә инде Корбанның төгәл датасы 17 октябрь көнне билгеле булгач, Төркия дә үзендә бәйрәм көнен үзгәртте. Анда радио-телевидение бар, халыкка тиз генә хәбәр иттеләр. Ә Татарстанда, имеш, парламент 25ендә үткәрергә карар кылды дип баралар. Әгәр парламент 25ен бәйрәм көне итеп кабул иткән икән, булсын ул ял көне. Ул көнне ураза тотсыннар, гыйбадәт кылсыннар, ә 26сы корбан чалсыннар һәм гает намазына барсыннар. Парламент җәй көнен кыш дип игълан итеп кенә кыш килми бит. Ислам бәйрәмнәренең даталары берничек тә парламент карары белән билгеләнми, ә Хаҗ белән бәйләнгән. Уразада ярый әле ул, ә монда бит Гарәфә көненең 25ендә булуы төгәл билгеле, шуңа күрә. Корбан 26 октябрьдә булырга тиеш.

Быел Корбан бәйрәмен бөтен ислам дөньясы 26сында үткәрә. Татарстан белән Башкортстан 25е үткәрмәкче. Әмма бар мәчетләрдә дә түгел. Мин күп кенә мәчетләр белән сөйләштем. Алар 26сында гает намазын укыячакларын белдерде. Башында акылы булган имам ул барыбер 26сында укыячак.

Татарстанның, Башкортстанның бу хатасын төзәтү кирәк. Монда парламент карарын үзгәртү кирәкми. 25е ял көне булып калсын. Ә радио-телевидениедә дини лидерлар чыгыш ясап, Корбан чалуның да, Корбан гаетенең дә 26сында булуын әйтергә тиеш.

Без үзебез дә бәйрәм көннең кайчан билгеле булуын көттек. 17 октябрьдә Төркия 26сы Корбан бәйрәме була дип игълан иткәч, без дә мөселман дөньясына кушылдык. Гарәфә көне ул - хаҗ мәрәсимнәренең иң төп баганасы. Татарстандагы һәм Башкортстандагы диния идарәләре хак һәм дүрт миллионлап хаҗиларның хаҗлары дөрес түгел дип кабул итикмени инде? Бу мәсьәләдә барысы да ачык, әмма кайберәүләрнең кирелегенә нык гаҗәпләнәм.

Аннан да кала Русиянең мөфтиләр шурасы да бар бит әле. Бу шура Русия күләмендәге күпчелек мөфтиятләрне берләштергән оешма. Ул төрле илләрнең дин эшләре министрлыклары белән сөйләшә, уртак ислам дөньясының бер фикергә килгәнен көтә, парламент игълан иткәнне көтеп утырмый.

Габдулла Әдһәмов, Татарстан диния идарәсендә мөфти вазифаларын башкаручы:

– Корбанның кабул булу-булмавы ул фәкать Аллаһы тәгаләгә генә билгеле. Кайсы көнне чалган корбанның кабул булу-булмавын Аллаһы тәгалә генә белә. Бездә Корбан гаете Татарстанда казыят шурасы карары белән 25 октябрьдә үткәрелә.

Таһир Саматов, Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары диния нәзарәте рәисе:

– Без Үзәк диния нәзарәтенә карагач, безгә 25ендә Корбан бәйрәме була дип әйтелде. Корбанның фарыз булу-булмавына килгәндә, астрономия ягыннан караганда да, айның күренүе бар. Болай ике көнне, төрле җирдә төрлечә үткәрү беренче очрак кына түгел. Рамазан бәйрәмнәрендә дә шулай булгалаган иде. Корбан бәйрәме көнен билгеләгәндә фәнни ачышларга нигезләнергә кирәк. Кемнеңдер айны күреп бер фәтва чыгаруына караганда, фәннеке төгәлрәк була. Үзәк диния нәзарәте фәнни якка игътибар иткәнгә, 25ендә үткәрергә булды.

Равил Гайнетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе:

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин
​– Кызганыч, кайбер төбәкләр Корбан бәйрәмен 25 октябрьдә үткәрә. Әмма бу дата Гарәфә көненә туры килә. Хаҗиларыбыз 25ендә Гарәфәдә була, әмма хаҗ әле тәмамланмаган була. Хаҗ тәмамланмый торып гает тумый. Бөтен ислам дөньясында гает көне 26 октябрьдә үткәрелә. Гает көнне гает намазы укылганнан соң гына чалган корбан корбан булып китә. Бу көннән алда чалынган корбан ул корбан булмый. Кайбер төбәкләрдә гает 25ендә укылса да, корбанны 26сы, 27се көнне чалу кирәк. Ә ислам дөньясы гаетне 26сы үткәргәнгә корбан чалу көннәре 26, 27, 28 октябрьдә булачак.
XS
SM
MD
LG