Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Казандагы атыштан соң бәйрәм намазына кеше аз килгән


Казан мәчетләрендә кичәге махсус операциядән соң Корбан бәйрәме намазына килүче аз булган. Иминлек шартлары көчәйтелгән, гыйбадәтханәләрдә хокук саклаучылар сакта торган.

“Мәрҗәни” мәчетенә керү өчен берничә тикшерү узырга кирәк булган. Бик күп кеше куркудан мәчет эченә узмыйча, намазын урамда кылган.

Бәйрәм намазына кеше гадәттәгедән әзрәк килгән.
Татарстанда бүген 1173 мәчеттә бәйрәм намазы укылган. Гаеттә 2000 тирәсе кораллы полиция хезмәткәре сакта торган.

Кичә, 24 октябрьдә Казанның Химиклар урамындагы кораллы шикле төркемгә каршы махсус операция уздырылды. Бәрелештә террорда шикләнелүче ике кеше үтерелгән. Шулай ук авыр тән җәрәхәтләре алган ике федерал иминлек хезмәте (ФСБ) сугышчысы үлгән.

Махсус операциядә үтерелгән сугышчылар мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм оештыруда шикләнелүчеләр булган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты хәбәр итә.

Хокук саклаучылар белдергәнчә, сугышчылар Казанда Корбан бәйрәменә террор гамәле оештырырга әзерләнгән булган.

XS
SM
MD
LG