Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

Самардагы милли җәмгыять активистлары “Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен” җентекләп укып чыкты һәм бергә җыелышып фикер алышты.

“Туган тел” өлкә татар җәмгыяте идеологы Азат Надиров стратегиянең милләтләргә зарарлы урыннарын барлап чыккан. Сезгә аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Стратегия өлгесендә Конституциядә язылган гарантияләр тулысынча үтәлер өчен механизмнар күрсәтелмәгән. Русияне дәүләт буларак руслар гына түгел, башка төп халыклар да булдырды. Стратегиядә бу язылырга тиеш.

“Бердәм совет халкы” идеологиясе үзен акламады, аның урынына “Бердәм русиялеләр”не тагалар. Русия халкы бергә яши, бергә эшли. Тагын нинди берләшү! Ә инде халыкларны туган телләреннән аерып берләштерү, киресенчә, бердәмлекне боза.

Дәүләт теле буларак урыс теле кирәк, ләкин дә татар теле кирәгрәк, чөнки безнең өчен милли тәрбиядә татар теле күбрәк кирәк. Татар өчен төп тәрбия теле – татар теле.

“Урыс мәдәниятенең доминантына башка халыкларның да мәдәнияте кергән" дип язылган стратегиядә. Ачыклауны сорап яздык. Әйе, болгар бабайлардан күреп, урыслар чабата урынына итек кия башлаганнар. Ләкин һәр халыкның үз җәүһәрләре бар.

Стратегиядә “...всплеск этнической мобилизации, этнотерриториальный сепаратизм и религиозно-политический экстремизм... возникла опасность распада страны” диелә. Нәрсә, халыкларның милли аңы үсүе, мин татар дисәм, экстремизммы? Мин хәзер үземне россиянин дип йөртимме?

Атакайлар хәрби техниканы, хәрбиләрне су сибеп чукындырып йөри. Самарда депутат Сивиркин мәктәп мөдирләренең тәрбия эше өчен җаваплы урынбасарлары атакайлар булырга тиеш дип белдерде. Минемчә, бу гамәлләрдә дини экстремизм шытып чыгуы бар. Халыкларның телсез калуына борчылуын белдерү ул этносепаратизм түгел. Димәк, дәүләт халыкларның хокукларын тулысынча башкарырга тиеш.

Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрдә тапшыруны кайтаруны сорадык.

Зур сәнәгать районнарын булдыру милли республикаларга кагылырга тиеш түгел. Милли республикаларны бетерү ул – урыс булмаган халыкларны телсез калдыру. Без әйткәннәргә колак салмасалар, “Русия – русларга” исемле хәрәкәт тагын да җанланачак.

“Урыс мәдәниятенең һәм урыс милләтенең Русия халыкларының мәдәниятен үстерүдә ролен күтәрергә, үстерергә, көчәйтергә” дип язылган. Моны төшереп калдырырга дип яздык. Нәрсә, "клонированный россиянин" булдырыргамы?

Мәктәп әсбапларына урыс булмаган халыкларның тарихын, әдәбиятын, әхлакый нормаларын кертергә дип яздык.

Милли матбугат бюджеттан финансланырга тиеш. Матбугат – ул тел үсеше. Милли радио-телевидение ачу өчен аерым шартлар булырга тиеш. Бу таләпләребез төп канунның 68-нче матдәсенә туры килә".

Хөрмәтле укучылар, ә сез Русиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясе дип аталган документ турында нәрсә уйлыйсыз? Уй-фикерләрегезне хат белән (azatliq@rferl.org) йә шушы форумга яза аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG