Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мөселманнары Корбан гаетен 26 октябрьдә бәйрәм итә


Мәскәү Җәмигъ мәчете янында намаз уку өчен әзерләнгән бүлмә
Мәскәү Җәмигъ мәчете янында намаз уку өчен әзерләнгән бүлмә

Мөфти Равил Гайнетдин фикеренчә, Мәскәүдә Корбан гаетенә өстәмә урыннар бирү белән генә мәчетләр җитмәү проблемы чишелми.

26 октябрьдә узачак Корбан гаете уңаеннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык радиосына быелгы Корбан бәйрәме үзенчәлекләре хакында сөйләде.

Равил хәзрәт, бәйрәмнәрдә уздырыла торган гает намазларына соңгы елларда халык бик күпләп килә. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә төзелеш бару сәбәпле аның тирәседә намаз укыр өчен кирәкле уңайлыклар юк. Быел мөселманнар өчен башка урыннар бирелдеме?

Мәскәү Җәмигъ мәчете янында намаз уку өчен ясалган вакытлы корылма
Мәскәү Җәмигъ мәчете янында намаз уку өчен ясалган вакытлы корылма
– Дөрес, Мәскәү хөкүмәте дә бу уңайдан борчу белдерә. Шуңа күрә, мөселманнар бер урынга гына җыелмасыннар, бәйрәм намазларын башка җирләрдә дә укысыннар, дип алар үзе тәкъдим ясады. Без, әлбәттә, моңа һич каршы түгел. Намазны мәчеттә уку әҗерле-саваплы булса да, гает намазаларын аерым мәйданнарда башкару шәригатъкә каршы килми. Узган Ураза гаетендә дә шундый урыннар билгеләнгән иде. Корбан гаете намазын укыр өчен дә Мәскәүнең берничә җирендә – атап әйткәндә, Лужникада, Көньяк Бутовада, Коломенский метросы янындагы паркта урын бүлеп бирелде. Имамнар билгеләнгән.

Узган Ураза гаетендә Мәскәүнең дүрт мәчетендә һәм Иран илчелеге мәчетеннән башка тагын дүрт урында гает намазалары укылган иде. Мәскәү өлкәсендә дә мәчетләребез бар, яңалары төзелеп килә. Андагы мәхәлләләребездә дә гает намазалары укыла. Ләкин бу хәл һич кенә дә мәчетләрнең аз санлы булуы мәсьәләсен көн тәртибеннән төшереп калдырмый. Мәскәү шәһәр башлыгы Собянинның, Мәскәүдә мәчетләр төзү кирәк түгелдер бәлки, дигән карары белән без килешә алмыйбыз. Безнең бу хакта ныклы фикеребез, позициябез бар. Без Мәскәүнең һәр районында мәчет булырга тиеш дип саныйбыз. Бу юнәлештә эш бара. Мәскәү хөкүмәте безне аңлый. Яңа мәчетләр төзү эшләре белән без киләчәктә дә шөгыльләнәчәкбез.

– Корбан бәйрәменең башка дин кешеләренә бик ошамый торган корбан чалу күренеше бар. Малларның каннарын коюны күргәннәр мөселманнарны гәеплиләр. Быел корбан чалыр өчен махсус урыннар бармы?

Балалар өчен Корбан гаетенә багышланган махсус чара уза
Балалар өчен Корбан гаетенә багышланган махсус чара уза
– Бу бик актуаль мәсьәлә. Әгәр дә шәһәр уртасында, мәчет янында корбан чалырга тотынсалар, бу хәл мөселман булмаган халыкларны нәфрәтләндерәчәк. Элек мондый хәлләр булды. Мәчет янында корбан чалына иде. Шуңа күрә мөселманнарга гаеп ташлауга алар үзләре сәбәпче булды. Соңгы елларда инде бу эшләр өчен махсус урыннар бар. Бу хакта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте дә хәбәрдар. Санэпидстанцияләр белән килешү төзелергә тиешле. Бу хакта мәхәлләләр белә. Мәскәү өчен аерым урын Мәскәү тирәсендәге боҗра юлдан читтә, хәләл мал үрчетү фермасында махсус урыннар бар. Корбаннарны шунда чалалар.

Тагын бер яңалык – безнең хәләл ризык сатыла торган кибетләрдә, ашханәләрдә корбан чалу турында үтенечләр кабул ителә. Мөселманнар кем исеменнән, кемгә багышлап корбан чалырга тели - шул хакта язып калдыра, акчасын түли. Безнең хәләл ризык ширкәтләре корбанны чала, шуннан соң гына итләрегезне килеп алыгыз дип хәбәр итә. Бу ысул белән эшләү халыкка ошый. Ким дигәндә 800 корбанлык шул ысул белән эшләнә. Теләгән кеше үзе шунда килеп, үзе катнашында да корбанын чалдырырга мөмкин.

– Безнең халык инде бәйрәм гаетләрен телевидение аша карарга да ияләнгән. Быел трансляция булачакмы?

– Быел бәйрәмебез Русия дәүләт телевидение каналы аша Русиягә генә түгел – Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм башка республикаларга да турыдан-туры күрсәтеләчәк. Русия дәүләт каналына рәхмәтләр белдерәбез. Шулай итеп Корбан бәйрәме намазы 26 октябрьдә иртәнге сәгать 9да башланачак.

– Равил хәзрәт, Корбан бәйрәме көннәрендә хәйрия эшләре ничек бара. Мохтаҗларга корбан ите тарату оештырыламы быел?

– Әлбәттә. Быел без 15 мең кешегә корбан итләре таратырга ниятлибез. Бу безнең хәйрия эшебез. Ислам дине мохтаҗларның да хәлен аңлуны, аларга да бәйрәм ясауны таләп итә. Без аны үтәргә тырышабыз. Шуңа күрә, Аллага шөкер, бу эштән корбан чалган мөселманнар да читтә калмый. Алар корбанлыкларының бер өлешен үзләрендә калдырсалар, калган өлешен тараталар. 20 куй Мәскәү Ислам университеты шәкертләренә бирелде. Махсус пакетлар эшләнде. Русия мөфтиләр шурасының хәйрия эшләре департаменты аларны ветераннарга, олы яшьтәге милләттәшләребезгә һәм мохтаҗларга таратачак.

Тагын шуны да өстәп әйтәсем килә: мөселманнарда бәйрәм икәнен башка халыклар да белсен өчен хәләл ризык сатыла торган 15 ашханәдә корбан итеннән пешерелгән аш-су, ризыклар бушка биреләчәк. Без “Корбан итеннән авыз итегез” дигән чара оештырабыз. Бу хәл мөселманнарның җәмгыятькә ачык булуларын, бәйрәмнәрен бөтен халык белән уртаклашырга әзер икәнлекләрен күрсәтәчәк.

– Быел бит бәйрәмнең дини йолалары гына түгел, мәдәни ягы да булачак. Тарихта беренче мәртәбә Корбан бәйрәменә багышланган концерт Мәскәү кирмәненең корылтайлар сараенда күрсәтеләчәк. Бу хакта ни диярсез?

Мәскәү кирмәнендәге концертка һәм төрле урыннарда узачак Корбан гаетенә чакырулар
Мәскәү кирмәнендәге концертка һәм төрле урыннарда узачак Корбан гаетенә чакырулар
– Үзегез беләсез, без инде Ураза бәйрәме – Рамазан концертларын 1990 еллардан бирле уздырып киләбез. Ләкин корбан бәйрәменә багышлап уздырганыбыз юк иде. Чөнки ике бәйрәм арасында бары тик 70 көн. Ул вакыт эчендә әзерләнеп бетү дә, матди якны җиткерү дә мөмкин түгел иде. Без андый чараны дини бәйрәмебез мәчет кысаларында гына калмасын дип уздырабыз. Ә инде Мәскәү кирмәнендә уздыру хыял гына иде. Заманында мөрәҗәгатъ итсәк дә рөхсәт бирелмәде. Ә хәзер заман белән бергә сәясәт тә үзгәрә. Башка диннәрнең дә бәйрәмнәре олы мәйданнарда зур итеп уздырыла. Ниһаять, без дә быел бу мөмкинчелеккә ирештек. Быел Корбан бәйрәме концерты беренче тапкыр Мәскәү кирмәнендә үтәчәк. Ул 18 ноябрьдә булачак. Анда чит ил кунаклары да, Русиянең үз сәхнә йолдызлары да катнашачак.

Алга таба да бәйрәмне шулай зурлап уздыру гадәткә, традициягә керер дип өметләнәбез, иншалла. Мәчетләргә йөрмәгән, үзен мөселман дип санаган, үзенең мәдәниятын яраткан, аның белән горурлана торган, яшьләребез дә килер дип уйлыйбыз. Бу очрашулар нәтиҗәсендә диндә булмаган, ләкин үзен мөселман нәселеннән дип таныган татар-башкорт та динебезгә якынаер, үз мәдәнияты белән горурланырлык бер хис уятырга форсат булыр дип
уйлыйбыз.
XS
SM
MD
LG