Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталоннар Испания хакимиятенең көч куллануыннан курка


Каталония сепаратистлары бәйсезлек игълан итү очрагында Испаниянең хәрби көч куллану мәсьәләсе борчый.

Сулчы каталоннар партиясе башлыгы Ориол Жункерас җәмәгатьчелек исеменнән Испания премьер-министры Мариано Рахойга хәрби көч куллану турындагы хәбәрләрне рәсми рәвештә кире кагарга чакырды.

Элегрәк тагын бер каталон сәясәтчеләре төркеме Европа комиссиясенә көч куллануны булдырмау таләбе белән мөрәҗәгать иткән иде.

Каталоннар шул рәвешле Испания сәясәтчесенең Барселона бәйсезлегенә карата әйтелгән сүзләренә фикер белдерә. Испаниядә хаким иткән Халык партиясе депутаты Алехо Видаль телевидение аша болай дип белдерде: «Ул сепаратислар кем белән эш иткәнен беләме икән? Алар Испаниянең нәрсә икәнен беләме? Бәлки конституциягә күрә алар белән сөйләшү өчен безгә берәр генералны чакырыргадыр?», - диде Видаль.

Аннан башка Испаниянең берлеген саклау максаты белән хәрби көч куллану турында хәрбиләр ассоциациясе башлыгы Леопольдо Муньос белдергән иде. Испания конституциясендә мондый мөмкинлек билгеләнгән, дип хәбәр итә Азатлыкның Мадридтагы хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG