Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәмендә Мәскәү үзәгендә алкоголь сатуны тыялар


Корбан бәйрәмендә Мәскәү үзәгендәге Тынычлык проспекты һәм Зур татар урамында исерткеч эчемлекләр сатуны тыялар. Бу хакта Үзәк административ бүлге вәкиленә сылтама ясап РИА Новости хәбәр итә.

"Мәчетләр янында халык җыелган урыннарда алкоголь сату тыелачак”, - ди шәһәр идарәсе вәкиле. Шулай ук бәйрәм вакытында полициянең көчәйтелгән иминлек шартлары күрәчәге хәбәр ителә.

Мәскәүдә Корбан бәйрәме 26 октябрьдә үткәрелә.
XS
SM
MD
LG