Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Юдино»да тоткын үлеменнән соң полиция хезмәткәре үзенә кул салган


Казанда «Юдино» бүлегендә эшләгән полиция хезмәткәре, Павел Дроздовны җәберләү эше фигуранты асылынып үлгән.

Бүлек хезмәткәре Андрей Маркунин үзенә апрель аенда ук кул салган булган. Маркунин “Юдино” бүлегендә тоткынны җәберләү эше буенча тикшерү фигуранты иде. Эчке эшләр идарәсе вәкилләре белдергәнчә, полиция хезмәткәренең үлүе бүлектә тоткынның үлеменә бәйле түгел.

Бу елның 1 февралендә Казан тимер юлы техникумы мөдире урынбасары казанлы Павел Дроздовны “Юдино” полиция бүлегенә китергәннәр һәм камерага бикләгәннәр. Полиция белдергәнчә, ир-ат исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын каерып кул богавы кидерергә мәҗбүр булган. Беркадәр вакыттан соң Дроздов үлгән.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре кулларын артка каерып богау кигезүдән тыш, Дроздовның кулларын аякларына бил каешы белән дә бәйләгән. Шул вакытта өч хезмәткәр аның өстендә утырган. Шулай итеп полиция Дроздовка карата “карлыгач” дип атлаган җәберләү ысулын кулланган.

Шулай ук видеоязмада полициянең тоткарланган ир-атны кыйнавы дә күренә.
XS
SM
MD
LG