Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:48

Омски Педагогия марафоны кысаларында татар теле көне дә үтте


13-нче санлы мәктәптә татар теленнән ачык дәрес

13-нче санлы мәктәптә татар теленнән ачык дәрес

Омскида инде тугыз ел рәттән октябрь аенда өлкә күләмендә уздырылучы Педагогия марафонының туган тел укытучылары көне быел Омскиның А.С.Пушкин исемендәге 13-нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Омскида инде тугыз ел рәттән октябрь аенда өлкә күләмендә Педагогия марафоны үткәрелеп килә. Марафон барышында мәктәп програмына кертелгән һәр предметка бер көн багышлана: рус теле һәм әдәбияты, география, математика, тарих һәм башка фәннәр укытучылары көннәре белән беррәттән этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең туган тел укытучылары көне дә була. Башкаларның да, туган тел укытучылары көненең дә үткәрү урыны ел саен үзгәреп тора: кайсы да булса авыл яки шәһәр мәктәбе сайлана. Педогогия марафонының туган тел укытучылары көне быел Омскиның А.С.Пушкин исемендәге 13-нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Педагогия марафонын фән, белем һәм иҗат бәйрәме дип әйтергә мөмкин. Чөнки бу чара укучылар, укытучылар һәм барлык катнашучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнә.

Оештыручылар һәм катнашучылар

Туган тел укытучыларының тәҗрибә уртаклашуына, белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән бу марафонның төп оештыручылары өлкә мәгариф министрлыгы һәм Омски өлкәсенең мәгарифне үстерү институты. Әзерлек һәм оештыру эшләренең күп өлеше чара узган мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар өстенә төшә. Быел бу эшне 13-нче мәктәп хезмәткәрләре башкарды. Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк, 2002 елны оештырылган беренче Педагогия марафоны да шушы мәктәптә узган иде.

“Мәдәниятләр диалогы” дип исемләнгән туган тел укытучылары көнендә, быел өлкәнең рус, татар һәм казакъ теле укытучылары, укучылар һәм шәһәрнең кайбер милли оешмалары вәкилләре катнашты. Татар теле укытучылары өлкәнең Большеречье, Тара, Тевриз һәм Усть-Ишим районнары авылларыннан килгән иде.

Педагогия марафонының туган тел укытучылары көне

Башка еллардагы кебек, быелгы педагогия марафонының туган тел укытучылары көне барышында мөһим чаралар күп булды. Хәзерге көндә актуаль булган федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары турында фикер алышулар барды, белем бирүдә булган үзгәрешләр турында чыгышлар ясалды, тәҗрибә уртаклашу булды. Яңа таләпләрдә укучыларның рухи үсешенә игътибар юнәлтелгән булу сәбәпле, төрле халыкларның мәдәниятен, тарихын, тел үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүне укыту процессына кертү турында да сүз барды.

Татар теленнән ачык дәрес

Педагогия марафоны барышында татар, казакъ һәм рус телләреннән ачык дәресләр үткәрелде. 13-нче мәктәптәге татар теле факультативына йөрүче балалар белән “Себер - минем туган илем” темасына ачык дәресне укытучы Зөһрә Зәйнетдинова үткәрде.

Дәрескә балалар милли киемнәрдә килгән иделәр. Алар татар һәм рус телендә үзләре укыган мәктәп, себер ягында яшәүче татарларның көнкүреше, йолалары, сәнгате, мәдәнияте турында сөйләделәр.

Аннары укучылар Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең һәм башка шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен укып күрсәттеләр. Соңыннан бергәләп татарча җыр башкардылар.

Дәрес тәмамланганнан соң, педагогия марафонында катнашкан, ачык дәрестә утырган укытучылар сүз алды. Большеречье районының Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәҗитова: “Шәһәрдә рус мохитендә яшәүче балаларның туган телләрен өйрәнергә теләүләре мине бик сөендерде, укучыларга да, укытучыга да зур рәхмәт”, диде.

Тевриз районының Таулы авылы мәктәбе укытучысы Алсу Шәрипова: “Зөһрә Зәйнетдинова сездә туган телебез белән кызыксыну тудырган, күңелләрегездә мәхәббәт уяткан. Рәхмәт аңа,” диде.

Педагогия марафонында катнашучы фикере

Педагогия марафоны тәмамланганнан соң, кайбер туган тел укытучыларыннан “Педагогия марафоны сезгә нәрсә бирә?” дип сорадым.

Бу сорауга Үләнкүл мәктәбе укытучысы Римма Мәҗитова болай җавап бирде: “Педагогия марафоннарында мин 2005 елдан бирле катнашам. Марафон минем эшемдә зур этәргеч бирә. Елына бер мәртәбә булса да без, тел укытучылары, бергә җыелып, үзебезнең проблемнарыбызны уртаклашабыз, тәҗрибә алышабыз, аралашабыз. Биредә мин үземнең эшемне башкаларныкы белән чагыштыра, үз эшемә бәя бирә алам. Яңалыклар күрсәм, аларны эшемдә кулланырга тырышам. Кайвакытта эшемдә булган уңышлар хакында чыгыш та ясыйм. Башкаларга үрнәк булырлык эшләрем булса, горурланам. Гомүмән, педагогия марафоныннан мин яңа дәрт, көч алып, канатланып кайтам. Рәхмәт аны оештыручыларга” .

Тевриз районының Таулы авылы укытучысы Алсу Шәрипова өчен педагогия марафоны шулай ук очрашу урыны да һәм тәҗрибә уртаклашу чарасы да.

Оештыручы фикере

Педагогия марафонының туган тел укытучылары көнен оештыру эшләре өчен җаваплы булган Омски өлкәсенең мәгарифне үстерү институты методисты Слушаш Раева быелгы марафонның кайбер үзенчәлекләренә тукталды.

“Биредә без хәзерге көндә актуаль булган Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары програмы нигезендә эшләү ысуллары турында сөйләштек.

Педагогия марафонында күтәрелгән бер проблемга тукталасым килә. Бу – якын һәм ерак чит илләрдән килгән кайбер мигрант балаларының рус телен начар белүләре, яки бөтенләй белмәүләре. Укытучыларга андый балалар белән өстәмә эш алып барырга туры килә. Балаларның әти-әниләре белән дә эшләргә кирәклеге көн кебек ачык. Чөнки әти-әнисе рус телен белмәгән гаиләдә, баланың телне яхшы белүенә өмет юк диярлек. Әти-әниләр өчен махсус тел өйрәтү курслары оештырырга, яки аерым дәресләр булдырырга кирәк,” ди Слушаш ханым.

Шулай, Кытай, Урта Азия дәүләтләре кебек чит илләрдән күчеп килгән мигрантларны һәм аларның балаларын рус теленә өйрәтү зарурлыгына да басым ясалды педагогия марафоны барышында. Ирексездән шундый сорау да туа – бәлки мигрант булмаган, үз илендә яшәгән, әмма туган телен белмәгән татар, казакъ яки башка милләт балаларының әти-әниләре өчен дә туган тел дәресләре оештыру кирәктер? Ана телен белмәгән ата-ананың баласы туган телен яхшы беләме икән?

13-нче гомуми белем бирү мәктәбе

Омскиның бер генә мәктәбендә дә татар теле укыту төп планда каралмаган. Дөрес, шәһәрдә яшәүче татар балаларының аз булса да туган телләре белән танышу мөмкинлекләре бар - 13-нче санлы мәктәптә һәм “Дуслык йортында” татар теле факультативлары эшләп килә.

13-нче санлы мәктәп 2000 елдан башлап “Мәдәниятләр диалогы мәктәбе” програмы нигезендә эшли. Анда төрле милләт балалары укый. Мәктәптә милли тәрбия темасына дәресләр төп планга кертелгән һәм дәрестә, дәрестән тыш чараларда Иртыш буенда яшәүче халыкларның телен, тарихын, милли гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау максатында системалы эш алып барыла. Биредә еш кына төрле милләтара фестивальләр, бәйрәмнәр, бәйгеләр, ачык дәресләр һәм башка төрле чаралар үткәрелә. Алардан тыш, рус теле, тарих, география кебек дәресләр дә балаларда милләтара дуслык һәм толерантлык хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Шунысы да игьтибарга лаек, бу мәктәптә бөтенләй рус телен белмәгән укучылар да бар. Бу, асылда, ерак яки якын чит илләрдән гаиләләре белән күчеп килгән мигрант балалары. “Без аларны да кабул итәбез, балалар белән аерым эшләргә, дәрестән соң да шөгыльләнергә туры килә,” ди 13-нче мәктәп мөдире Марта Павлова. “Рус телен белмәгәннәргә безнең мәктәпкә барырга киңәш итәләр. Анда сезне телгә өйрәтерләр, дип әйтәләр,” ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG