Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:51

Европа Лигасының төркем өлешендәге өченче уенда Рубин 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Азәрбәйҗан "Нефтчи"се җиңелде.

“Рубин” Европа Лигасының төркем өлешендә өченче уенын үткәрде, 25 октябрь кичендә Казанның Үзәк стадионында Азәрбәйҗанның “Нефтчи” такымын кабул итте. Ике такым да әллә ни мактанырлык уен күрсәтә алмаса да, казанлылар 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Төрек легионеры Гөкдениз Карадениз ярдәме белән уенны Алан Касаев керткән гол хәл итте.

Бу уеннан соң “Рубин” хисабында җиде очко. Бу нәтиҗә казанлыларга беренче урында калырга мөмкинлек бирә.

“Нефтчи” - Азәрбәйҗанның иң данлыклы такымы

Советлар Берлеге вакытында “Нефтчи” футболчыларын ярым шаярып Азәрбәйҗан җыелма такымы дип йөртәләр иде. Ни өчен дигәндә, азмы-күпме туп тибә белгән оста азәри тиз арада “Нефтчи” такымына килеп эләгә иде. Бу электән калган традиция: ул заманнарда оста уйнаучы такымнарның үз иганәчеләре бар иде. Ә “Нефтчи” уенчыларны яхшы шартлар белән җәлеп итте. Азәрбәйҗанның беренче номерлы футбол такымы бит!

Әгәр азәриләрнең уңышларын саный китсәң, вакыт озакка сузылмас. Билгеле, үз чемпионатында “Нефтчи” – тере символ һәм, күп очракта, чемпионлыкны алучы такым. Ә менә Европа турнирларында такымның уңышлары мактанырлык түгел. Моның сәбәбе билгеле – әлегә Азәрбәйҗан оста футболчылар тәрбияләми һәм, такым исеме турыдан-туры нефть белән бәйләнгән булса да, Азәрбәйҗан кырларында дөнья суперйолдызларын күрү бәхете тәтеми.

Такымның тарихы ерактагы 1937 елдан ук башлана. Азәрбәйҗанда мөһим урын алып торган нефть сәнәгатьчелеге базасында спорт клубы оештырырга уйлыйлар. Ә ул вакытта азәриләрнең үз мәмләкәте булмау сәбәпле, нефть керемнәре дә Мәскәүгә китеп бара. Шуңа күрә, такымны да “Нефтяник” дип урысча атарга уйлыйлар. Беренче уенчылары, күбесенчә, урыслар була.

“Нефтчи” – милли такым

1968 елда урысча “Нефтяник” азәрбәйҗанча “Нефтчи”гә әйләнә. Шул вакытта такымның милли колориты барлыкка килә, составта азәриләр арта башлый һәм, гомумән, “Нефтчи” чын милли такым булып формалашу чорына аяк баса. Шул вакыттан бирле такымда урыс фамилияле футболчыларны күрү авыр. Бүгенге көндә дә урыслар әллә ни күп түгел. Алар барлыкка килсә дә, озакламый Әзербайҗан ватандашы булып куялар.

Шулай ук “Нефтчи” сәләтле яшьләрне үстерү белән шөгыльләнә. Такымда никадәр генә күп кыйммәтле чит ил уенчысы уйнамасын, яртысыннан артыгы диярлек азәри була. Ә инде шул яртының яртысы – "яшүсмер малайлар". “Нефтчи”, беренче чиратта, республика өчен яңа кадлар әзерли.

“Нефтчи” алып барган сәясәтнең беренче “йолдызчыклары” – Баһадир Нәсимов һәм Араз Абдуллаев. Яшь булуга карамастан, бу ике футболчы бүгенге “Нефтчи” такымында төп рольләрне башкалар. “Рубин” тренеры Корбан Бердыевка төрки футбол чит-ят түгел: үзе дә милләте белән төрекмән, берничә ел Төркиядә эшләгән, бүгенге көндә төрки Татарстанда хезмәт куя. Бердыев төрки милләтләр арасында чыгучы өметле футболчыларны күз уңыннан ычкындырмаска тырыша. Шуңа күрә Нәсимов һәм Абдуллаев өчен Казан таныш шәһәр. Бу ике футболчының да “Рубин”га чакырылганнары бар. Әмма уен дәрәҗәләре туры килмәү сәбәпле, казаннар азәри футболчылар белән аерылышырга мәҗбүр булдылар.

Абдуллаев “Рубин”нан соң Англиянең “Эвертон” такымына килеп эләкте, әмма “Нефтчи” менеджерлары ярдәме белән өметле уенчы туган иленә кире кайтарылды. Грузиядән Эшһен Һулиев һәм Чечнядан Кәрим Диниев шул ук юл белән “Нефтчи” сафларына килеп кушылдылар.

Азәрбәйҗанда футболның сәяси йогынтысы

Азәрбәйҗанның Төркия белән мөнәсәбәтләре һәр кешегә мәгълүм. Әгәр тугандаш Төркиядә футболның көче шактый зур булса, Азәрбәйҗан бу мәсьәләдә бик ашыкмый. Әмма “Нефтчи” сәясәтнең уртасында калган такым дип әйтергә тулы хокук бар.

Советлар Берлеге вакытында бөтен автоном республикаларның үз футбол такымы бар иде. Әрмәнстан республикасы чемпионатларда “Арарат” такымы белән тәкъдим ителгән иде. “Арарат” – “Нефтчи” уеннары барышын бөтен әйләнә-тирә Кавказ җентекләп күзәтеп бара иде. Билгеле, бу уенда беренче урынга сәясәт һәм әрмән-азәри мөнәсбәтләре чыга. Дербида җиңгән такым үз милләтенең, республикасының, халкының көчлерәк икәнен күрсәтә. Һәм стадион тутырып килгән тамашачыны бәхетле итә. Уеннардан соң канкоеш очраклары да теркәлгән булган. Дөньяда “Эль Классико” вә татар-башкорт көрәше (“Ак Барс” – “Салават Юлаев”) генә кызыксыну уятмый.

“Нефтчи” советлар мирасы икәнен искә алсак, такым белән кем идарә иткәнен белү җиңел түгел. Моны сер дип тә әйтеп булмый. Азәрбәйҗанның элекке һәм бүгенге президентлары да “Нефтчи”га карата хисләрен яшермәде, гел ярдәм итеп тордылар. “Нефтчи” - Азәрбәйҗан футболының флагманы. Бу – мәмләкәттә таралган рәсми шигарь. Әгәр дә Азәрбәйҗанда берәр өметле яшь уенчы барлыкка килсә, аны турыдан-туры Бакуга озаталар. Бөтен мәмләкәт “Нефтчи” өчен хезмәт куя. “Нефтчи” үз сафларында азәриләрне күрергә тырыша. Ә “Рубин” өчен бу әле фантастика.

XS
SM
MD
LG