Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге гает: халык каплаган урамнар, юеш асфальтта укылган намаз


Мәскәүдә Корбан гаете, 26 октябрь 2012 ел
Мәскәүдә Корбан гаете, 26 октябрь 2012 ел

Корбан бәйрәме янәдән Мәскәүдә мәчетләр җитеп бетмәү мәсьәләсен күтәрде: булган гыйбадәтханәләргә сыймау сәбәпле халык юеш һәм суык асфальт өстендә намаз укырга мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә Мәскәүнең кайбер юллары ябылды, транспорт хәрәкәте авырлашты.

Мәскәүдә Корбан бәйрәме 26 октябрьдә узды. Полиция мәгълүматына караганда, шәһәрдәге намазларда якынча 150 мең кеше катнашкан.

Гает намазы Җәмигъ, Тарихи һәм “Ярдәм” мәчетләрендә узды. Моңардан тыш шәһәр идарәсе мөселманнар өчен бәйрәм көнендә дүрт өстәмә мәйдан бүлеп биргән иде: “Сокольники” күргәзмә залы, “Лужники” гольф аланы, “Изумрудный” комплексы янындагы чатыр, Октябрьнең 60 еллыгы паркы.

Аңа да карамастан, бәйрәм гыйбадәте өчен мәйдан җитмичә, мөселманнар бик күп җирдә урамнарда, юлларда намаз укырга мәҗбүр булды. Башкалада һава торышы начар булу сәбәпле, гаеткә килүчеләр суык, карлы һәм юеш асфальтта намаз кылган. Күпләр бәйрәмнән салкын тидереп кайткан, дип хәбәр итә Islamnews агентлыгы.

Мәскәүдә Корбан гаете, 26 октябрь 2012 ел
Мәскәүдә Корбан гаете, 26 октябрь 2012 ел
Бәйрәм намазы шулай ук кайбер урамнарның каплануына сәбәпче булган. Автомобиль йөртүче мәскәүлеләрне полиция бу хакта алдан ук кисәтеп куйган иде. Ләкин намаз бетүдән соң урамнарга агылган күп санлы халыкны хокук саклаучылар тиешле рәвештә чыгара алмаган, шуңа күрә мәчеттән чыгучылар юл кагыйдәләрен бозарга мәҗбүр булып автохәрәкәткә комачаулаган.

Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, бәйрәм көнендә Мәскәүдә зур тәртип бозулар күзәтелмәгән. Башкала метрополитенында меңнән артык полиция хезмәткәре тәртип саклаган.
XS
SM
MD
LG