Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Корбан бәйрәме автойөрешен тоткарладылар


Корбан бәйрәменә багышлап автойөреш уздыручы мөселман активистларын полиция тоткарлады
Корбан бәйрәменә багышлап автойөреш уздыручы мөселман активистларын полиция тоткарлады

Казанда полиция Корбан бәйрәменә багышлап хакимият белән килешенгән автойөреш уздыручы мөселман активистларын тоткарлады.

Чарада катнашучыларның берсе Азатлык радиосына хәбәр иткәнчә, автоколоннада 30лап машина катнашкан. Автойөреш өчен шәһәр идарәсеннән рөхсәт алынган булган.

Активистлар машиналарына төрле төсле шарлар бәйләгән, “Корбан бәйрәме белән!” дигән язулы ябыштыргычларын беркеткән, өскә “Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның рәсүле” дип язылган аклы-каралы байраклар урнаштырган.
Активистлар Чистай урамындагы “Метро” гипермаркетыннан башлап Көньяк трассасына кадәр барырга ниятләгән. Ләкин аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, автойөрештә катнашучыларның берничәсен полиция тикшерү өчен тоткарлаган. Аның нәтиҗәсендә юл кагыйдәләрен бозу өчен түләнмәгән җәзалар булуы ачыкланган. Байраклар экспертиза уздыру өчен белгечләргә тапшырылган.


Кайбер катнашучылар автомобильләрен туктарга ярый торан урында калдырып киткәннән соң, аларны эвакуация машиналары алып киткән. Шул ук вакытта эвакуаторлар байраксыз машиналарга тимәгән.

Бу төсмердәге байраклар элегрәк Казан мөселманнары оештырган урам җыеннарында, бәйрәм чараларында күзәтелгән иде. Кайбер басмалар аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйләде. Эчке эшләр идарәсе дә, Татарстан рәсмиләре дә бу мәгълүматны расламады.
XS
SM
MD
LG