Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибетта бер кеше үз-үзен яндырып үтерде


Тибетта бер кеше район идарәсе каршында үз үзен яндырып үтерде. Бу атнада инде бу дүртенче очрак.

АКШта урнашкан «Тибет яклы» халыкара оешмасы мәгълүматына караганда, узган елның март аеннан бирле дистәләгән тибетлы үз-үзен яндырды. Моның белән алар Тибет җирлегендә Кытай хакимиятенең идарә итүенә карышылык белдерә.

Кытайның Ганьсу вилаяте идарәсе мондый чаралар әзерләнүе турында алдан хәбәр итүчеләргә акчалата бүләк вәгъда итә.
XS
SM
MD
LG