Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Ат чабышларына әзерләнүче Шыгырданда машиналар ярышты


20 октябрьдә Чуашстанның татарлар күпләп яшәүче данлыклы Шыгырдан авылында кулдан ясалган машина ярышлары үтте.

Чара “Шыгырдан диалогы” исеме астында II төбәкара авыл икътисад форумы кысасында оештырылды. Ярышка Ульян төбәгеннән алып киленгән 12 автомобиль катнашты.

Чараны оештыручылар мондый машина ярышларының “Шыгырдан диалогы” форумының аерылгысыз бер өлеше булачагы турында белдерделәр. Шуны да әйтергә кирәк 2013 елда Шыгырданда II Бөтенрусия ат чабышлары да узачак.

XS
SM
MD
LG