Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәяси золым корбаннарын искә алырга әзерләнәләр


Уфада сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл
Уфада сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл

Сәяси золым корбаннары берләшмәсенең Башкортстан бүлеге 30 октябрьдә сәяси золым корбаннарын искә алу чарасы уздыра

Уфада, шулай ук Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында 30 октябрь көнне сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары үтә. 26 октябрьдә шушы чараларны оештыруга бәйле киңәшмә булып үтте. Аны Сәяси золым корбаннары берләшмәсенең Башкортстан бүлеге уздырды.

Башкортстанда Сәяси золым корбаннары берләшмәсенең республика бүлеге 1991 елдан бирле эшләп килә. Уфадагы митингка аның башлангычы белән һәр ел саен йөзләрчә кеше җыела. Ел да, башкаланың Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге ял бакчасында үтүче искә алу чараларына җыелучылар - узган гасырның күп михнәтләрен кичергән кешеләр һәм аларның балалары, туганнары.

Парктагы сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл алдында солдатлар хөрмәт сагына баса. Аннан, корбаннарны бер минут тын калып искә алганннан соң, һәйкәл алдына чәчәк салу башлана. Берничә минут эчендә йөзләрчә чәчәк урын ала анда.

Хәтер чарасына Башкортстан мөселманнары диния нәзараты имамы белән Рус православ чиркәве вәкиле дә килә. Алар бер-бер артлы мәрхүмнәр рухына гыйбадәт кыла. Мәрхәмәтсез хакимият корбаннарын искә алу мәрасимен бу юлы да Башкортстан Сәяси золым корбаннары берләшмәсе рәисәсе Маһинур Үтәбаева һәм Уфа шәһәре хакимиятенең социаль мәсьәләләр өчен җаваплы вәкилләре алып барачак.

Башкортстан Сәяси золым корбаннары берләшмәсе рәисәсе Маһинур Үтәбаева
Башкортстан Сәяси золым корбаннары берләшмәсе рәисәсе Маһинур Үтәбаева
Маһинур Үтәбаева, үзе дә өлкән яшьтә булуына карамастан, соңгы елларда шушы берләшмәдә җитәкчелек итү чорында күп кенә игелекле эшләр башкарды. Үзе дә шәхес шөһрәте корбаны булган ул. Әтисен нахакка гаепләп, бар гаиләләре белән сөргенгә куганда, Маһинурга нибары 10 ай гына була. 16 ел буена Иркутски өлкәсе тарафларында иза чигәргә туры килә аларга. Әнисе һәм башка туганнары шунда вафат булып кала. Әмма әтисе, күпме генә кыенлыклар кичерсә дә, сынмый, сыгылмый, балаларын туган якларына – Башкортстанның Баймак районына алып кайту бәхетенә ирешә.

Маһинур, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, бар гомерен мәгарифкә багышлый.

Башкортстанның атказанган укытучысы, быел 82 яше тулуына карамастан, һаман да теремек һәм, сәяси золым корбаннары хакына тагын да зуррак эшләр башкару өчен күп көч сала.

Маһинур Үтәбаева мәгълүматларына караганда, Башкортстанда җәмгысе 50 меңләп кеше сәяси золым тегермәненә эләгә. Әле бу “халык дошманнары” дип нахак гаеп ташлап хөкем ителгәннәре генә шул кадәр. Ә бит бу исәпкә кулак дип сөрелгәннәре һәм хәрби әсирләр керми. Аларны да исәпләсәң, бу сан бермә-бер артачак. Сәяси золым корбаннары арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Аларның байтагын Зәки Вәлиди белән хезмәттәшлек итүдә һәм башка уйдырма гөнаһларда гаеплиләр һәм күбесен аталар, төрмәләргә, сөргенгә озаталар.

Соңгы берничә елда Башкортстанда шәхес шөһрәте корбаннарының исемнәре язылган Хәтер китаплары чыгарылды. Әлегә алты томнан тора ул. Әмма хәзер, яңа мәгълүматлар өстәлә торгач, аның җиденче томын да чыгарырга әзерли башладылар.
XS
SM
MD
LG