Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада парламентка сайлау алдыннан бүген кыстау тыелган


Киевтагы сайлау бүлекләренең берсе
Киевтагы сайлау бүлекләренең берсе
Украинада 28 октябрьдә парламентка сайлау үтә, шунлыктан шимбә һәртөрле кыстау да тыелган. Парламентка 225 депутат сәяси фиркаләр күрсәткән исемлектән бөтен ил буенча сайланачак. Ә калган 225 депутатка бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә тавыш бирәчәкләр. Бу бүлгеләрдә сайлауда намзәт булып фирка исемлегеннән дә, шулай ук үз теләгең белән дә катнашырга мөмкин.

Украина үзәк сайлау комиссиясе 21 сәяси көчне теркәде, алар биш процентлы киртәне үтәргә тырыша. Бер мандатлы бүлгеләрдә иң күп тавыш җыючы парламентка үтәчәк.

Украинага 3800 халыкара күзәтүче килде.

Сораштырулар күрсәткәнчә, сәяси көчләр арасында беренче өчлектә “Төбәкләр фиркасе” (“Партия регионов”) 25-28%, берләшкән оппозиция (“Батькивщина” фиркасе һәм “Фронт змин”) һәм Виталий Кличконың “Удар” фиркасе 16-20%, Украина компартиясе 9-11% тавыш җыярга мөмкин. “Свобода” фиркасе дә биш процент киртәне үтәргә тырыша. Аның рейтингы биш процент тирәсендә тибрәлә.
XS
SM
MD
LG