Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Сүриядә «килешү» көннәрендә 150ләп кеше һәлак булды


Димәшктәге шартлаудан соң. 26 октябрь 2012

Димәшктәге шартлаудан соң. 26 октябрь 2012

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Сүриядә бүген тагын бәрелешләр булган, һәлак булучылар бар. Аерым алганда Димәшк вилаятендә, илнең төньягындагы Аллепо, көньяктагы Дәръа һәм шулай ук Сүриянең көнчыгышында да көч кулланылган.

Җомга Корбан бәйрәме башлангач, әнә шул уңайдан якларның килешүе игълан ителгән иде, илдә 146 кеше һәлак булды. Бу хакта көнбатыш мәгълүмат чаралары белдерә. Хокук яклаучылар килешүнең барып чыкмавын әйтә.

Кичә Сүрия низагын чишүдә халыкара илче Лахдар Браһими, дүрт көнлек килешү 19 ай дәвам иткән кан коюны туктатуга юл ачар иде, дип белдерде. Президент Бәшәр Әсад режимына каршылар һәм аның яклылар арасындагы бәрелешләрдә 30 меңнән артык кеше һәлак булды, йөз меңнәрчә кеше илдән китте.

XS
SM
MD
LG