Татар яшьләре Казанда Корбан ашында очрашты
27 октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан милли мәдәният үзәгендә Корбан ашы уздырды. Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды. Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды