Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

Омски өлкәсендә октябрь башындагы өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары ай ахырына кадәр диярлек дәвам итте.

Өлкәнең Колосау районы Күгәтау авылында бәйрәм чараларын быел клуб мөдире Әлфия Ниязкулова оештырды. Әлфия ханым фикеренчә, өлкәннәр көне, бер яктан, якты, матур бәйрәм булса, икенче яктан, өлкән кешеләрнең кайбер проблемнарына игътибар җәлеп иттерә торган бер чара.

Күгәтауда, мәсьәлән, «Тимурчылар» такымы ярдәмчеләре булмаган өлкәннәрнең бәрәңге бакчаларын казып чыкты, ишегалды, йорт тирәләрен җыештырды. Күгәтау клубында махсус оештырылган концерт програмында да асылда балалар чыгыш ясады. Концерттан соң өлкәннәр чәй өстәле артында аралашты, милли ризыклар белән сыйланды.

Колосау районының тагын бер авылында, Корсинода, өлкән яшьтәге милләттәшләребез өчен ял кичәсе үткәрелде. Клуб мөдире Әлфия Тляут концерт програмы да әзерләгән, чәй өстәле дә оештырган иде. Өлкәннәрне тәбрикләп Корсино авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Голиков чыгыш ясады.

Тара районы авылларында бәйрәм чаралары

Тара районында өлкәннәр көне Междуречье, Олы Уыш авылларында һәм район үзәгендә үткәрелде. Авыл китапханәсе мөдире Римма Хәйдәрова сүзләренчә, Междуречьеда бу көн һәрдаим билгеләнә. Быелгы бәйрәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр концертыннан башланды, аннан соң авылның социаль хезмәткәрләре чыгыш ясады. Авыл идарәсе башлыгы Вафи Мөхәмәдиев җыелган халыкны тәбрикләп исәнлек-саулык теләде. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

Тара районының Олы Уыш авылында да өлкән буын вәкилләре өчен һәр ел бәйрәм чаралары оештырыла. Биредә бәйрәмне авыл хакимияте һәм хакимиятнең социаль яклау бүлеге белән бергәләп авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрә.
Быел Олы Уышның мәдәният йортына җыелган халык башта «Агачтагы бизәкләр» һәм «Сувенир» дип исемләнгән иҗат берләшмәләренең әйберләр күргәзмәсен карады һәм авылның иң яхшы йортларының фоторәсемнәре күргәзмәсе белән танышты.

Авыл мәдәният йортының тамашалар залында чәй өстәлләре куелган иде. Кунаклар үзешчән сәнгатькәрләр көче белән әзерләнгән концертны карап, чәй, тәм-томнар белән сыйландылар. Сәхнәдән татарча да, русча да җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Соңыннан өлкәннәр үзләре дә җырлашып, биешеп алдылар, һәммәсе дә оештыручыларга чиксез рәхмәтле булуын белдерде.

Тара районы татар мәдәнияты үзәге оештырган кичә

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан...

Шушы шигыръ юллары белән Тараның “Нур” татар мәдәнияты үзәге оештырган бәйрәм кичәсе башланып китте. Кичә “Яшьлегем сукмаклары” дип исемләнгән иде.

“Нур” мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Корманова килгән халыкка: “Өлкәннәр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, үз гомерегездә күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр, сезгә нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә аз булыр кебек. Кадерле кунакларыбыз, сезнең игътибарыгызга бүген “Нур” һәм “Йолдызчыклар” ансамбльләре башкаруында концерт күрсәтербез, соңыннан чәй өстәлләре артына рәхим итәрсез», дип мәрәҗәгать итте.

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә яшәүяче Люция апа Колдашева 43 ел гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган, ялга чыккач соңгы елларга кадәр татар оешмалары эшчәнлегендә актив катнашып килә.

«Тарада “Нур” мәдәният үзәге төзелгәннән соң Рушания Корманова өлкәннәр өчен бәйрәмне һәръел үткәреп килә, быел аеруча кеше күп булы, өстәлләр тулы ризык булды, бик матур итеп өстәлләрне бизәгәннәр иде, күңелле, яхшы булды, “Нур” ансамбле башкарган җырлар шундый - картлар турында, бәхет, үткән гомер турында, бик яхшы җырладылар», ди Люция апа.

Балалар бакчасыннан килеп үзләренең җырлары белән өлкәннәрне сөендергән «Йолдызчык» җыр ансамбле турында Люция апа Колдешева аеруча җылы хисләр белән сөйләде: «Тараның бер балалар бакчасына күп татар балалары йөри, тәрбиячеләре дә татар ханымы, ул аларны татарча өйрәткән, кечкенә кызлар, ир балалар да бар, милли киемнәрдә, калфак, түбәтәйләрдә. Шундый матур җырладылар, һәрберсен кочып алырдай булдык, «Нур» ансамбленнән дә күберәк аларны яратып карап утырдык», диде ул.

"Чәй исләргә төшеп, халык эшне ташлыйдыр.
Тәмле-тәмле сөйләшеп, чәй эчәргә башлыйдыр,
дип язган Габдулла Тукай үзенең “Тәүлек”дигән шигырендә. «Безнең татарда тупсасыннан аяк баскан кешене чәйсез җибәрмәсләр. Чәйгә чакыру – күркәм гадәтләребезнең берсе. Кичәдә безне чәй белән сыйлап кына калмадылар, аның тарихы турында сөйләделәр, файдасы турында да сүз барды. Рушания төрле сораулар да бирде. Чәй эчү, самавыр турында, иң күп сорауларга җавап биргән кешегә бүләк бирелде, ул кеше мин булып чыктым», ди Люция апа.

Тара мәдәният үзәге үткәргән әлеге кичә «Нур» ансамбле чыгышы белән тәмамланган.

Омскида яшәүче өлкән милләттәшләребез өчен бәйрәм

Омскиның «Дуслык йорты»нда өлкәннәр өчен милләтара кичә ай башында үткәрелде. Ә милли-мәдәни оешмалардан олы буын хөрмәтенә кичәне шәһәр татар мохтарияте генә үткәрде. Кайбер сәбәпләр аркасында бу чара узган атнада гына шул ук «Дуслык йорты»нда узды.

Инде күптән гамәлгә кергән гадәт буенча башта дога укылды, кичә фәкать татар телендә алып барылды, өлкәннәр чәй өстәле артында җырлар тыңлады, биюләр карады. Бәйрәмгә килгән кунаклар җыр-биюләргә үзләре дә актив катнашты.

Андыйларның берсе - Хәбибулла Вәлитов үзе турында: Мәктәптә укыганда ук җырларга ярата идем, армиядә хезмәт иткәндә ансамбльгә алырга теләгәннәр иде, бармадым, дусларны калдырасы килмәде. Сүзләр онытыла хәзер, хәтердә тормый, болай теләсә нинди көйгә җырлый алам. Әти җырлагандырмы, белмим, ул сугышка киткән, 46 елда Эстониядә һәлак булган, мин кечкенә булганмын, әтиемне хәтерләмим, әнием җырлый торган иде, дип сөйләде.

Хәбибулла абзый, онытылып бетте дисә дә, исенә төшкәнен җырлап та, сөйләп тә күрсәтте.

«Түгәрәк күл читләрендә эчердем атларымны.
Җаннарымнан артык күрәм, җибәргән хатларыңны»,
дигән шигырь юлларын укып бирде.

Омскиның «Дуслык йорты»нда үткәрелгән бу кичәдә 80нән артык өлкән яшьтәге милләттәшебез катнашты, Матди ярдәмчеләр мохтарият рәисе Тамир Алимбаев, эшмәкәр Әдһәм Сираҗетдинов булды.

Омски өлкә татарларының өлкәннәргә багышланган кичәләреннән күренешләр

XS
SM
MD
LG