Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

Казан – Хатын-кызлар теннис ассоциациясе турнирын үткәрүгә намзәт


Казан үзендә Хатын-кызлар теннис ассоциациясенең (WTA) 2014 елгы йомгаклау турнирын үткәрергә тели. Бу хакта ассоциация сәхифәсе белдерә. Казан белән бергә Мехико, Сингапур һәм Кытайның Тяньцзинь шәһәре дә бу турнирга намзәтләр.

Ассоциация бу бәйгедә кем җиңгәнен 2013 елның язында игълан итәчәк. 2011 елдан бирле турнир Истанбул шәһәрендә үткәрелде. 2013 елда анда соңгы уен булачак.

Хатын-кызлар теннис ассоциациясенең еллык турнирында иң югары рейтинглы сигез теннисчы катнаша.

XS
SM
MD
LG