Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ислам белгечләре җыелды


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

29-31 октябрьдә Казанда "Күпмәдәниятле дөньяда ислам" дип аталган II халыкара форум үтә. Быелгы җыенда Русия, Бельгия, Британия, Һолландия, АКШ, Төркия, Япония һәм башка илләрдән килгән ислам белгечләре катнаша.

Форумны Казан федераль университеты Шәрекъны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының Төбәк һәм исламны өйрәнү кафедрасы үткәрә.

Быелгы җыенның төп темасы – мөселманнар диалогы проблемы, Русиядә исламның хәле, мөселман хәрәкәтләрен үстереп җибәрү һәм исламны өйрәнүчеләргә хас булган мәсьәләләр. Идел-Урал җирлегендә таралган исламга аерым тукталып кителер дип көтелә.

Шәрекъны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты, форумны оештыручыларның берсе Азат Ахунов “Азатлык” радиосы хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.
Азат Ахунов белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:00 0:00
йөкләү


– Азат әфәнде, бу чара икенче мәртәбә оештырыла. Быелгы форум юнәлеше былтыргысыннан аерыламы?

– Нигездә аерылмый, чөнки бу форумның үзенә күрә бер традициясе барлыкка килде. Һәм без шуларны дәвам итеп, шул ук темаларга кагылып узабыз. Темалар төрле булса да максат бер: исламны төрле яклап өйрәнү. Исламның чит илләрдә, Русиядә, Татарстандагы торышы, исламны өйрәнүдә проблемнар, борынгы гарәп, фарсы, татар чыганакларын өйрәнү, суфичылык, әдәбият кебек ислам белән бәйле мәсьәләләр урын алачак.

– Чыгышлар, нотыкларның темаларын сайлаганда нәрсәгә таянып эш иттегез?

– Беренчедән, ислам темасы буенча эшләгән, күпмедер өлеш керткән галимнәрне җәлеп иттек. Әйтик, безнең өчен чит ил мәсьәләсе юк: төрле илләрдән галимнәрне чакырабыз. Берьяктан, чит илдә билгеле булган, әмма бездә танылу алмаган белгечләрне көтәбез. Дөньяда кызыклы, тирән белемле галимнәр күп булса да, без күбрәк үзебездә кайнап, бер үк шәхесләр белән эш итәргә өйрәнгән. Шуңа күрә аларның фәнни хезмәтләренә таянып, яңа исемнәрне чакырырга тырыштык.

– Хәзерге вакытта мөселманнар алдында нинди проблемнар тора?

Азат Ахунов
Азат Ахунов
– Гомумән, без ниндидер актуаль темалар белән шөгыльләнмибез. Бу бит фәнни форум, монда без күбрәк академик темаларга мөрәҗәгать итәргә тырышачакбыз. Классик темаларга игътибар итәрбез. Исламны өйрәнүнең төрле проблемнары бар, шуңа күрә фән эчендәге хәлләргә төп басым ясалыр. Әмма актуаль мәсьәләләрне дә әйләнеп узмаска тырышабыз. Әйтик, “Идел буенда ислам” дигән секциядә бүгенге ислам халәтенә игътибар биреләчәк. Шәхсән мин “Татарстан мөфтиятенең соңгы елларда эшләнгән эшләре, уңышлары, отышлары” дигән темага чыгыш ясарга уйлыйм. Моннан тыш, охшаш темага чыгыш ясаучылар бар, әмма, әйтеп үткәнемчә, форумда беренче чиратта дин тикшерелә.

– Бүген Татарстанда исламны өйрәнү нинди хәлдә?

– Исламны өйрәнү – тирән һәм эчтәлекле фән. Аны белү өчен эрудиция кирәк, бик күп белем кирәк һәм, гомумән, күп нәрсә кирәк. Ә ул каян булсын? Үзгәртеп корудан соң ачылган белем йортлары әле күптән түгел генә эшли башладылар. Шуңа күрә ислам өйрәнү традициясе формалашкан дип әйтеп булмый. Әле беренче адымнар турында гына сүз бара. Кызганычка каршы, бүген Татарстанда исламны өйрәнү чәчәк ата дип әйтеп булмый.

– КФУда ислам белгечләре әзерлисез. Яшьләр укырга күп киләме?

– Киләләр. Һәрбер кешенең үз максаты бар бит һәм ул дин белән генә бәйле түгел. Хәзерге яшьләр күбрәк карьера турында уйлыйлар. Безнең белгечлек күпмедер исламны өйрәнү булса, күпмедер халыкара мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән. Кафедраның тулы исеме – “чит ил һәм ислам фәннәре”. Берьяктан чит илләрне, икенче яктан бер үк вакытта исламны өйрәнәбез. Русия укыту системында исламга багышланган белгечлек юк, шуңа күрә без чит илне өйрәнү фәне белән бергә укытырга мәҗбүрбез.

Халыкара мөнәсәбәтләр, дипломатик карьера белән кызыксынып килүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Ә ислам белән кызыксынучылар саны 5-10%. Әмма алар күп түгел, шуңа күрә, әйткәнемчә, бу беренче адымнар. Әлегә зур уңышлар, нәтиҗә турында сүз йөртү авыр, ислам белән кызыксынучылар күп түгел. Моңа мәгълүмат чаралары да, Русиядәге вазгыять тә тәэсир итә.

– Конференция азагында “Кем үзен ислам белгече дип саный ала?” дигән махсус дискуссия булыр дип көтелә. Бу өлеш нигә кертелде? Соңгы арада матбугатта, экраннарда “ислам белгече” дип таныштыручы адәмнәр күбәйгәне билгеле. Бу шуның белән бәйлеме?

– Әйе, турыдан-туры програмда әйтелмәсә дә, бу шуның белән бәйле икәнен һәр кеше аңлый. Соңгы арада ялган ислам белгечләре пәйда булды һәм чын ислам белгечләренең битарафлыгы аркасында, бу тискәре нәтиҗәләргә китерә. Гомумән, һәр өлкәдә белгечләр генә эшләргә тиеш. Әмма безнең өлкәдә теләсә кем фикер йөртә ала, теләсә кем үзен ислам эксперты дип таныштыра. Шуңа җавап буларак бу түгәрәк өстәл оештырыла. Башта безнең “Ислам белгечләре җәмгыяте” төзергә исәп бар иде, ләкин безнең галимнәр бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтәләр, икенчедән, аларны әзер түгелләр дип аңлап, җәмгыять төзү мәсьәләсен кичектерергә булдык. Ләкин бу сөйләшүне кирәк дип тапкач, моны програмга керттек.

Безнең форумда теләсә кем катнаша ала, ишекләр һәркемгә ачык.
XS
SM
MD
LG