Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда милли җанлы студентларны акчалата бүләкләделәр


Ильяс Шәкүров грант тапшыра
Ильяс Шәкүров грант тапшыра

“Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте рәисе Ильяс Шәкүров татар җанлы студентларга грант булдырган иде. Күптән түгел лаеклы табылган студентларны бүләкләү тантанасы үтте.

Самар өлкә Дуслык йортының актлар залында үзенә бер күтәренке рух сизелде. Грант алучылар уналты булса, аларны күрергә теләүчеләр күбрәк иде.

Акчалата бүләк бирер алдыннан Ильяс әфәнде милләт алдында торган бурычларга тукталды. Аның әйтүенчә, Самарның югары уку йортларында биш меңгә якын татар баласы белем ала икән. Бик зур эш башкарылган. Егетләрне-кызларны барлау үзе бер олуг мәшәкать булса, әле бит аларның кафедра, деканат белән элемтәгә керү читенлекләрен истә тотарга кирәк. Ә шартлар кырыс: студент татар булсын, яхшы укысын, татарча белсен, татар милли хәрәкәтендә катнашсын һәм татар җанлы булсын. Шундый ук эшне техникумнарда да башкарганнар.

Тантанага өлкән буын милләтчеләр дә килгән иде. Һәммәсе үз тәҗрибәсеннән чыгып яшьләргә вәгазь сөйләделәр.

Кырык өч ел буена “Ялкынлы яшьлек” ансамблен җитәкләгән Илгиз Кәлүч юл башында репетицияләрне йорттан-йортка йөреп үткәрүләрен сөйләде. “Азан” гәҗитәсенең мөхәррире Шамил Галимов Самар татарларының паркларда биеп йөрүләрен искә төшерде. “Туган тел” җәмгыятенең аксакалы Азат Надиров милли хәрәкәтнең уңышларын санап үтте.

“Җәмгыятьтә нинди генә “изм”нар булса да, барчасы да татарга каршы эшләде. Киләчәктә дә татар милләт буларак тик үз көче белән генә сакланып кала ала”, дигән фикерләр дә яңгырады. Соңыннан Ильяс Шәкүров үз акчасына бастырган сүзлекләрне студентларга таратты.

2012 елның татар җанлы студентлары түбәндәгеләр: Гүзәл Баламбаева, Рената Дасаева, Зарина Исмәгыйлова,Әлфия Кирасирова, Ринат Сафин, Солтан Сафин, Иркәм Әхмәрова, Юлия Субеева, Диана Антропова, Айрат Экономов, Радик Шәфиев, Алсу Фәйзуллина, Эльвира Әсәдуллина, Эльвир Агишев, Фаил Әбҗәлилов.

Студентлар төрле уку йортларыннан булсалар да, күбрәге медицина университетыннан иде. Күрәсең, бу уку йортында узган елны сәхнәдән музыкаль Сабантуйны күрсәтү эзсез калмаган.

Грант алучылар исемлегендә Согуд Гарәбстанында Абдалла патша исемендәге университет студенты Солтан Сафин да бар. Солтан өлкәнең Камышлы авылыннан.

Грантның иң зурысы 25 мең сум иде. Грант алучылар рәхмәт әйттеләр, араларында фикерләрен шигъри юлга салучылар да табылды.
XS
SM
MD
LG