Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:47

Украинадагы парламент сайлавында Регионнар фиркасе алда бара


Украинада кичә үткән парламент сайлавының тәгаен нәтиҗәләре иң иртә дигәндә 11 ноябрьдә генә игълан ителәчәк. Бу турыда Украина үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Михаил Охендовский белдерде. Аның әйтүенчә фирка исемлекләре һәм мажоритар бүлгеләр нигезендә тавыш бирү нәтиҗәләре шул көнгә йомгакланырга тиеш.

Бюллетеньнәрнең яртысыннан артыгын санау нәтиҗәләренә караганда, хакимияттәне Регионнар фиркасе 35 процент тавыш белән беренче урында бара. Икенче урында 22 процент тавыш җыючы оппозицион Батькивщина. Өченче урында 15 процент тавыш җыючы коммунистлар.

Парламентка шулай ук 5 процент киртәсен узып боксер Виталий Кличконың “УДАР” фиркасе һәм милләтче “Азатлык” фиркасе дә керә.

Кличко оппозицион көчләрне яңа парламентта берләшеп эш итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG