Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада демонстрациячеләр полиция белән бәрелеште


Төркия җөмһүрияте төзелүнең 89 еллыгына багышланган чаралар бүген башкала Анкарада полиция белән бәрелешләргә әверелде.

Шәһәр хакимиятләре провокацияләре булырга мөмкин дип зур урам җыеннары уздыруны тыйган иде. Тыюга карамастан, Төркия җөмһүриятенә нигез салучы Ататөрк һәйкәле янына оппозицион һәм сул фиркаләрнең берничә мең тарафдары, бәйсез медиа журналистлары җыелды. Чарада катнашучылар исламчы хөкүмәтне Төркиянең дөньяви дәүләт корылышын бозарга маташуда гаепләде.

Хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен полиция таяклар һәм күз яшьләндерү газы кулланды. Тоткарланучылар һәм яраланганнар да бар. Чарада катнашырга дип башка шәһәрләрдән килүчеләр утырган бер йөзләп автобус Анкарага кертелмәгән.
XS
SM
MD
LG