21 октябрьдә Чуашстанның Кыр Бикшеге татар авылында унике шәкерткә исәпләнгән ике катлы мәдрәсә ачылды.
Мәдрәсә ачылышы алдыннан Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов җыелган халыкка татарлар тормышында мәчетләр башкарган роль хакында вәгазь сөйләде. Мәдрәсә ачылышында Чуашстан мәгариф министрлыгы вәкилләре һәм килгән кунаклар катнашты.
Шул ук көнне Кыр Бикшегендә Чуашстанда һәр ел уздырылып килүче “Шәкертләр бәйрәме” дә үтте.
Шуны да әйтергә кирәк, нәкъ бер ел элек бу авылда яңа мәчет тә ачылган иде.