Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сэнди давылын каршыларга әзерләнә


Харитада Сэнди давылының көньяктан төньякка таба хәрәкәте
Харитада Сэнди давылының көньяктан төньякка таба хәрәкәте
Кушма Штатларның көнчыгыш ярларына Сэнди давылы якынлашу сәбәпле йөзләрчә мең кеше иминрәк урыннарга күчерелә.

Тизлеге сәгатенә 120 чакрымга җитүче давыл дүшәмбе киче – сишәмбе иртәсе Нью-Джерси штаты ярларына килеп җитәр дип көтелә.

Ул көнбатыштан килүче кышкы җилләр һәм төньяктан килүче салкын һава агымы белән кушылырга мөмкин.

Давыл 60 миллионлап кешегә тәэсир итә ала.

Төньяк Каролинадан башлап Коннектикут штатына кадәр төбәкләрдә гадәттән тыш вәзгыять тәртибе игълан ителде.

Нью-Йоркта һәм Вашингтонда җәмәгать транспорты туктатылды, көнчыгыш яр буенда тимер юл хәрәкәте ябылды. АКШның көнчыгыш ярларына очышлар туктатылып тора.

АКШ президенты Барак Обама давыл килеп җиткәч хөкүмәтнең җавабы зур һәм тиз булачак диде.
XS
SM
MD
LG